Чиләбедә яшәүче эшкуар махсус хәрби операциягә озатыр өчен катерлар җыя.
Моторлы судноларны җитештерү өч ел элек башланган. Әле исә эшне җайга салганнар. Детальләрне Воронеждан кайтаралар, Чиләбедә көймәләрне тулысынча җыеп бетерәләр. Катер кулланылышта бик гади, функциональ, манёврлы, яхшы тизлеккә һәм 30 ат көченә ия.
Катерларны ясау белән шөгыльләнүче җирле оста Даян Мөхетдинов сүзләренчә, аның командасында 50 кеше, шуңа бер катерны җыюга нибары бер атна вакыт китә.
Махсуслаштырылган катерлар партиясен Днепрны яклар өчен Херсон өлкәсендәге диңгез пехотачыларына озатканнар. Мөһим йөкне махсус хәрби операция зонасына илтеп тапшыруны оештырырга Халык фронты активистлары ярдәм иткән.
Шундый патриот рухлы кешеләр бүгенге көндә бик кирәк. Афәрин!
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.