Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 апрель , 13:07

Исерек килеш рульгә утырганнарның машиналарын СВОга озатканнар

Фронттагы хәрбиләребезгә файдасы тияр, ичмасам. 

Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Пермь краенда суд приставлары водительләрдән исерек килеш йөргәннәре өчен тартып алынган өч машинаны “фронтка хәрбиләргә ярдәм күрсәтү максатында” озатканнар.

Машиналарның берсен Кунгурда яшәүче ирдән тартып алганнар. Ул  рульга исерек килеш утырып, ике кабат тотылган. Моңа кадәр ул аек булмаган килеш руль артына утырганы өчен водитель таныклыгыннан колак каккан булган инде. Ирне “Административ җәзага тарттырылган кеше исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү” маддәсе буенча гаепле дип тапканнар һәм 160 сәгать мәҗбүри эшләр билгеләгәннәр. Ә машинасын Оборона министрлыгы вәкилләренә тапшырганнар.

Узган декабрьдә Югары суд машинаны кабат исерек килеш йөрткән өчен, автомобиль хуҗасының исерек хәлдә тикшерүдән баш тартканы өчен, сәгатенә 60 км тизлекне арттырган өчен, шулай ук моңа кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән кешенең  каршы хәрәкәт полосасына  чыгуы өчен  транспорт чарасын конфискацияләүне мәҗбүри дип тапты.

Административ хокук бозулар кодексына  машиналарны кнфискацияләү 2022 елда кертелде. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: