Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 апрель , 12:11

Сургутта да милли киемнәр кияләр

Лилия. Нур сибә!

Сургутта да милли киемнәр кияләр
Сургутта да милли киемнәр кияләр

Лилия. Нур сибә!

 

 

Ерактагы якын кардәшләр. Кемнәр ул?  Әйе, безнең туганнар, якыннар күршеләр, дуслар, милләттәшләр, ватандашлар.  Кайда гына яшәсәләр дә, алар йола-гадәтләрне, туган телне сакларга тырыша.  Шулай ук иҗат итәләр, балалар үстерәләр һәм туган якны сагынып яшиләр.

 Чит якларда танылу алган күп якыннарыбыз, дусларыбыз белән чын-чынлап горрланырлык та.  Әйтик менә, Лилиябез. Илеш районының Базытамак авылы кызы күп еллар Себер якларында матур гаиләсе белән гомер итә. Әмма Лилияне Себер йотмады. Ул Себергә татар рухын алып барды, андагы якташлар, дуслары өчен ифрат күп уңай тәэссоратлар бүләк итеп яши.  Бүген дә – Милли киемнәр көнендә, Лилиябез менә шулай балкый!

 Кадерле дустыбыз белән әңгәмәне  “Өмет”нең алдагы саннарында укырсыз.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: