Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 апрель , 11:48

“Башнефть” дроннарга каршы чик куйды

Кичә, журналистлар белән очрашу вакытында Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка бик күп актуаль сораулар бирелде. Шуларның берсе “Башкортстанга дроннар һөҗүме” куркынычы бармы?” дигән сорау булды.

“Башнефть” дроннарга каршы чик куйды
“Башнефть” дроннарга каршы чик куйды

   Кичә, журналистлар белән очрашу вакытында Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка бик күп актуаль сораулар бирелде. Шуларның берсе “Башкортстанга дроннар һөҗүме” куркынычы бармы?” дигән сорау булды.

   Радий Хәбиров әйтүенчә, әлеге вакытта “Башнефть” җәмгыяте инициатива күрсәтте һәм үзенең хәвеф тудырган төп объектларын билгеләде.

   “Алар дроннар һөҗүм итү куркынычы булган предприятиеләрне махсус механик коймалар белән җиһазландырды. Ләкин әле бу гына тулысынча хәвефсезлек булачак дигән сүз түгел, чөнки аларның беренче һөҗүмгә бирешмәве күзәтелсә дә, икенче һөҗүм булу ихтималы бар. Шуңа да бу эш дәвам итә,- диде республика башлыгы.- Шулай ук күзәтү системасы эшләп килә, бу да хәвефсезлекне тәэмин итү максатында оештырылган.

   Оборона министрлыгы белән безгә ярдәм күрсәтсен өчен сөйләшүләр алып барабыз. Бөтен илне “панцир” белән каплап бетеп булмый, әмма без диалог алып барабыз”.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: