Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 апрель , 14:30

Ситуация үзәге ташкын буенча шалтыратулар кабул итә

Башкортстанда 17 апрельдән Ситуация үзәге операторлары халыкның язгы ташкын буенча сорауларына җавап бирә башлады.

Ситуация үзәге ташкын буенча шалтыратулар кабул итә
Ситуация үзәге ташкын буенча шалтыратулар кабул итә

Башкортстанда 17 апрельдән Ситуация үзәге операторлары халыкның язгы ташкын буенча сорауларына җавап бирә башлады. Республика белән идарә итү үзәгеннән  хәбәр итүләренчә, моның өчен 122 (өстәмә 5) яки +7 (347) 218-19-19 номерларына шалтыратырга кирәк.

Ситуация үзәге Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты структуралары һәм башка төбәк ведомстволары, шулай ук кала һәм район хакимиятләре белән бәйләнешне тәэмин итәргә бурычлы.

«Ташкыннан зыян күрүчеләр кирәк булган очракта ярдәм чаралары, якын-тирәдәге вакытлыча яшәү, гуманитар ярдәм җыю пунктлары, кайнар линия телефоннары турында мәгълүмат алырга мөмкин», - дип белдерде Ситуация үзәге эксперты Лилиана Даутова.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: