Баймак шәһәренең “Кәкре авыл” микрорайонында яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасына ремонтлап “Урал” мотоциклын озатканнар. Ә Билал авыл советы биләмәсендә яшәүчеләр мобилизацияләнгән якташларына “Альфа” мопедын җибәргән.
Мотоцикл һәм мопед белән бергә СВО зонасына ике “УАЗ” (“буханка”) озатылган. Машиналарның берсен – Баймак коммуналь хуҗалыгы, икенчесен крестьян хуҗалыгы башлыгы тапшырган. Күсәй авыл советы якташларыннан “ГАЗель” дә махсус операция биләмәсенә юл алган. Ике еврокуб, окоп шәмнәре һәм башка кирәк-яракларның да фронтта ярдәме тияр дип өметләнәбез.
Чыганак: “Новости Баймака и Башкирии” Телеграм-каналы.