Башкортстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы каршында Башкортстан-Кытай Сәүдә йорты ачу турындагы килешүгә кул куйдылар.
Килешүгә кул кую “Кытай белән эшләү нигезләре” семинары кысаларында башкарылды. Анда РФ сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Владимир Падалко, Кытай Республикасында Русия сәүдә вәкиле Николай Гудков катнашты. Сөйләшүләр Кытай белән хезмәттәшлек итү турында барды.
Башкортстан-Кытай Сәүдә йорты Башкортстан сәүдә-сәнәгать палатасы каршында очраклы гына ачылмады: монда аларның сәнәгать потенциаллары да исәпкә алынды, төбәкнең логистикасы да күз уңында тотылды.