Оренбург һәм Илек шәһәрләренә ярдәмгә өч күрше төбәктән: Башкортостаннан, Татарстаннан һәм Самара өлкәсеннән Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының өстәмә көчләре һәм чаралары җибәрелде.
Башкортстаннан җыелма аэромобиль төркем көн саен Оренбург халкына һәрьяклап ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Йортлардан һәм йорт яны территорияләреннән су суырталар, ныгытма корылмалары җиһазландыралар, азык-төлек һәм дарулар китерәләр.
Шәһәргә барлыгы 33 кеше һәм 10 берәмлек техника килгән. Өстәмә рәвештә, шешәле судан, гигиена чараларыннан тыш, алар өлкә үзәгенә торак йортлардан һәм социаль әһәмиятле объектлардан су суырту өчен 10 мотопомпа алып барачак.