Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 апрель , 09:42

"Кулдан килгәннең барын да эшлибез..."

Павел Паличев белән Дамир Әдһәмов турында әле булса берни билгесез...

Уфада  13 яшьлек Павел Паличев белән 14 яшьлек Дамир Әдһәмовны эзләүләр дәвам итә. Үсмерләр 30 мартта өйләреннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Менә инде икенче атна  йөзләгән кеше аларны табар өчен кулдан килгән барын эшли.  

“ЛизаАлерт” эзләү отряды штабында сөйләүләренчә, кичә, 10 апрельдә, эзләүләрдә 97 кеше катнашкан. Отрядка ярдәмгә башка төбәкләрдән эзләүчеләр кушылган.

“Бүген волонтерларга Мәскәүдән яңа команда кушылды. Көн саен ирекмәннәр һәм шәһәр кешеләре кушыла, штабта алар төркемнәргә оеша һәм  эзләүләрдә катнаша. Бу элеккечә урман массивында эзләүләр, елга акваториясен күзәтү, ориентировкалар ябышытырып чыгу”, – диләр балаларны эзләүне оештыручылар.

Шушы көннәрдә эзләүләргә Уфа Юридик институтының 30дан артык хезмәткәре кушылган. Алар яр буеның катлаулы өлешләрен тикшерүне үз өстенә алган.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Кинолог хезмәте үзәге расчётлары  да эшләрен дәвам итә.

“Боз китүнең актив чоры сәбәпле Уфаның гражданнарны яклау идарәсенең водолазлар төркеме эше  вакытлыча туктатылып тора. Тиздән водолазлар үз эшләрен дәвам итәчәк. Әлеге моментка көймәләр һәм  елга төбен тикшерү  өчен сканерлар кирәк. Әгәр сезнең моторлы көймәгез яисә 3D-карта булдыра торган функцияле (StructureScan 3D) Garmin Panoptix, Lowrance Active Target модельле яисә аларның аналогы булган эхолотыгыз бар икән һәм сезнең югалган үсмерләрне эзләүдә ярдәм итә аласыз икән, безнең төркем хәбәрләренә языгыз”, – дип мөрәҗәгать итәләр битараф булмаган кешеләргә волонтерлар.

Югалган үсмерләрне эзләүдә ярдәм итәрдәй мәгълүматка ия булсагыз, 112 яисә 102 номерына шалтыратып хәбәр итегез. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: