Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 апрель , 11:46

"Башкортстан халкы ышанычлы тыл булдырды"

Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин Президент Владимир Путинның республика җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашуына комментарий бирде. Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт башлыгы төбәкнең махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә керткән өлешен уңай билгеләп үтте.

Башкортлар һәрвакыт Русия чикләрен саклауда торалар. 1812 елгы Ватан сугышында, Бөек Ватан сугышында шулай булган. Хәзер дә шулай, башкорт батальоны сугышчылары иң яхшыларның берсе булып санала, Ватаныбызны нацизмнан саклап,  батырларча хәрби бурычларын үтиләр. Ике ел эчендә республикадан СВО зонасына „Башкортостан“ мотоукчылар полкы, Русия Геройлары Алмаз Сафин, Миңнегали Шәйморатов, Александр Доставалов исемендәге башкорт батальоннары һәм „Ватан“ ирекле отряды, медицина ротасы җибәрелде. Росгвардия составында Салават Юлаев исемендәге ике ирекле махсус билгеләнештәге батальон оештырыла.

Шул ук вакытта республикада Башкортстан Башлыгы инициативасы белән СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары булдырылды – хөкүмәт тарафыннан 39 төбәк  чарасыннан торган пакет кабул ителде. Республика бюджеты акчалары исәбенә түбәндәгеләр билгеләнде: 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие; контракт буенча хезмәт итүнең һәр 180 көне өчен 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү.

Башкортостан халкы чын мәгънәсендә ышанычлы тылны булдырды. Махсус хәрби операция зонасына 119 гуманитар конвой оештырылып озатылды,  алар арасында Башкорт ирекле батальоннары һәм мобилизацияләнгән хәрбиләр өчен, Донецк һәм Луганск халык республикалары, Кырым Республикасы һәм Белгород өлкәсе халкы өчен адреслы ярдәм белән автоколонналар бар. Республика волонтерлары көн саен маскировка челтәрләре үреп,  хәрби форма тегәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, сугышчылар өчен өй провизиясе әзерлиләр, махсус җиһазлар тапшыралар, кыскасы, хәрбиләребез турында чын-чынлап ихлас  кайгырталар. Без гомум Җиңү өчен үз өлешен кертүче һәр сугышчы һәм һәр кеше белән горурланабыз.

Русия Президентына республика халкына ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәбез. Ил файдасына эшләвебезне дәвам итәбез!“ – дип язган Максим Забелин үзенең социаль челтәрләрендә.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: