Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 апрель , 11:05

Су басу куркынычы янамый

Республика буенча әлеге хәл контрольдә тотыла.

Су басу куркынычы янамый
Су басу куркынычы янамый

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе контролендә 19 муниципаль берәмлектә 1 торак йортны, 84 йорт яны участогын, 900 бакча участогын һәм 82 бакча йортын, 17 автомобиль юлы участогын, 12 түбән сулы күперне су басу белән бәйле 41 очрак күзәтү астында тора.

Су басу куркынычы булган хәлне мониторинглау һәм контрольдә тоту, коткару эшләрен башкару һәм ярдәм күрсәтү максатыннан баш идарәдә оператив штаб, 150 оператив төркем, шулай ук баш идарәнең пилотсыз авиация системалары төркеме эше оештырылган.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары Илгиз Фәррахов сүзләренә караганда, Башкортстан Республикасы буенча торак пунктлары өчен куркыныч янамый, барысы да контрольдә тотыла.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: