Көнүзәк
5 апрель 2024, 05:15

Язгы чакырылыш башланды

Русия Федерациясендә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш быел да 1 апрельдә башланды. Бу көннән алып ил буенча хәрби комиссариатлар һәм медицина комиссияләренең җыю пунктлары эшли башлый. Быел язда хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен нинди үзгәрешләр көтелә? Кичектерүгә кемнәр хокуклы? Бу язмада хәрби юристларның шушы сорауларга кагылышлы биргән аңлатмалары белән таныштырабыз.

Русия Федерациясендә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш быел да 1 апрельдә башланды. Бу көннән алып ил буенча хәрби комиссариатлар һәм медицина комиссияләренең җыю пунктлары эшли башлый. Быел язда хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен нинди үзгәрешләр көтелә? Кичектерүгә кемнәр хокуклы? Бу язмада хәрби юристларның шушы сорауларга кагылышлы биргән аңлатмалары белән таныштырабыз.

Нинди үзгәрешләр көтелә?

2024 елда язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Төп үзгәреш – хәрби хезмәткә чакырылу яшенең артуы. Яңа закон нигезендә, 2024 елның 1 гыйнварыннан 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге  егетләр армиягә алыначак. Бу яңалык буенча белгечләр тарафыннан озак сөйләшүләр алып барылды. Башта сүз хәрби хезмәткә чакырылучыларны 18 яшьтән 27 яшькә кадәр түгел, ә 21 яшьтән 30 яшькә кадәр күчерү хакында барды. Күпләре, малайларны мәктәп бусагасын атлап чыгу белән үк хәрби хезмәткә алу дөрес түгел дип бәхәсләштеләр. Әмма сораштырулардан күренүенчә, егетләрнең күбесе 18 яшьтән китү теләген белдергән. Ахырда хәрби хезмәткә чакыру яшен киңәйтергә карар иттеләр. Шулай итеп, хәзер 18 яшьтән 30 яшькә кадәр булган ир-атлар хәрби хезмәткә чакырылалар.

Дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов моның киләчәктә хәрби хезмәткә чакырылучыларның күп үтенечләре аркасында эшләнгәнен аңлатты.

Чакырылу тәртибен бозганда...

Мондый очракта штрафлар элек тә бар иде, ләкин хәзер алар сизелерлек артты. Чакыру вакытында хәрби теркәлү өчен чакыру бүлегенә килмәгән очракта  хәрби хезмәткә чакырылучы элеккеге кебек 500-3000 сум түгел, 10-30 мең сум түләргә тиеш булачак.

Әгәр дә сез хәрби теркәлү һәм хәрби хезмәткә чакыру бүлегенә гаилә торышы, эш урыны, уку, белем яки яңа яшәү урынына күчү турында хәбәр итмәсәгез, штраф салына. Бу очракта элек штраф 1 мең сум булса, хәзер ул 5 мең сумга кадәр күтәрелде.

Алты айдан артык вакытка Русиядән китүе турында хәбәр итмәгән гражданнарга 5-15 мең сум штраф салыначак.

Армиягә чакыру кампаниясе вакытында өч айдан артык вакытка яшәгән урыннарын калдырып, хәбәр итмичә башка төбәккә күченгән хәрби хезмәткә чакырылучыларга 10-15 мең сум штраф каралган.

Тагын бер яңалык, медицина тикшерүеннән качкан өчен җәза арттырылды: элек мондый очракта кисәтү белән котылырга мөмкин булса, хәзер качып йөрүчеләргә 15-25 мең сум штраф салынырга мөмкин.

Армиягә чакырылучыларның электрон реестры

2023 елның апрелендә Русия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткә чакырылучыларның электрон реестрын булдыру турындагы законга кул куйды. Бу реестр хәрби хезмәткә чакырылучы барлык ир-атлар турында мәгълүматны саклаячак һәм яңартып торачак. Аның нигезендә хәрби хезмәткә чакырылучыларга шулай ук  электрон чакырулар җибәреләчәк. Ләкин әлегә электрон чакыру буенча бердәм реестр эшләнеп бетмәгән, ул сынау режимында эшли, тик 2025 елдан тулы көченә керергә тиеш.

Шуңа күрә хәрби юрист Александр Латынин әйтүенчә, язгы чакырылышта электрон чакыру булмаячак. “

Эксперт әйтүенчә, язгы чакырылышта сынау режимында гына электрон чакырулар булачак. Аларны кайбер хәрби хезмәткә чакырылучыларга җибәреп, аның ничек эшләвен тикшерәчәкләр.

Чакырылыш шартлары

Ерак Төньякның кайбер районнарында яшәүче гражданнар өчен хәрби хезмәткә чакыру вакыты кыскартыла: – ул Русиянең башка төбәкләренә караганда бер айга соң башлана, ягъни 1 майдан. Армиягә чакыру бүтән җирләр белән бер үк көнне, ягъни 15 июльдә тәмамлана. Мәгариф учреждениеләре укытучылары һәм башка төр педагогик хезмәткәрләр өчен язгы чакырылыш 1 майда башланып 15 июльдә тәмамлана. Көзге чорда укытучылар бөтенләй чакырылмый.

Авыл хуҗалыгы эшчеләрен армиягә  көзге чакырылыш вакытында гына чакырып була. Алар өчен ул 15 октябрьдә, ягъни башкаларга караганда ике атнага соңрак башлана. Язгы чакырылыш вакытында бу тармактан бер генә эшче дә чакырылырга тиеш түгел, чөнки бу вакытта авыл хуҗалыгы эшләре актив бара.

Хәрби хезмәт вакыты

Хәрби хезмәт вакыты элеккечә кала: 2024 елның язында армиягә алыначак яшьләр элеккеге кебек 12 ай хезмәт итәчәк.

Чакыру тәртибе

Хәрби хезмәткә чакыру алыр алдыннан, егет медицина тикшерүе уза, аның нәтиҗәләре буенча комиссия өч карарның берсен кабул итә. Медицина тикшерүеннән соң комиссия нинди карар кабул итә ала:

хезмәткә җибәрү;

сәламәтлек аркасында армиядән азат итү;

сәламәтлек проблемалары булса, алты ай эчендә кабат медицина тикшерүенә чакыру.

Армиягә чакырылу хокукы категорияләре:

А категориясе: чикләүләрсез алына (теләсә нинди гаскәрдә һәм бүлектә хезмәт итә ала).

Б категориясе: кечкенә чикләүләр (ул хезмәт итә ала, ләкин элита гаскәрләренә һәм һава көчләренә алынмаячак).

В категориясе: хәрби хезмәткә чакырылмый (ул хәрби хезмәттән азат ителә, ләкин ул хәрби әзерлеккә чакырылырга яки тулы мобилизация һәм сугыш башланган очракта чакырылырга мөмкин).

Г категориясе: вакытлыча яраксыз (берничә авыру аркасында, хәрби хезмәткә чакырылучы 12 айга кадәр яраксыз дип игълан ителергә мөмкин).

Д категориясе: хәрби хезмәткә яраксыз (бернинди шартларда да армиягә алынмый).

Хәрби юрист Александр Латынин кисәтә: 53-нче Федераль Закон буенча (Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында), чакырылыш башлану белән яше тулган ләкин чакыру кәгазе алмаган егетләр 14 көн эчендә үзләре хәрби комиссариатка килергә тиеш.

Кичектерергә хокукы булган гражданнар хәрби комиссариатларга килеп кирәкле документлар белән моны расларга тиеш. Хезмәткә комачаулый торган авырулар турында мәгълүмат 565 нче Указ кушымтасында бар. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: комиссия табиблары дәүләт медицина учреждениеләрендә теркәлгән авыруларны гына исәпкә ала. Эксперт әйтүенчә, шәхси клиникалар биргән документлар бик шикле. "Шуңа күрә, мин авырулары булган барлык хәрби хезмәткә чакырылучыларны хәрби медицина комиссиясен көтмичә, дәүләт учреждениеләрендәге медицина белгечләреннән белешмәләр алырга киңәш итәм", – ди Латынин.

Адвокат шулай ук комиссия үтү мәҗбүри булуын ассызыклады, ансыз хәрби хезмәткә чакырылу нигезсез дип саналырга мөмкин. Аңа шулай ук  барлык тестларны, шул исәптән ВИЧ, сифилис һәм гепатитны үтәргә кирәк. Бу авырулар булган егетләрне хәрби хезмәткә алмыйлар, чөнки алар башка хәрбиләргә инфекция куркынычы тудыра. Комиссия карары нигезсез дип уйласа  хәрби хезмәткә чакырылучы урындагы хәрби комиссариатка һәм район судына гариза язарга хокуклы.

Хезмәтне кичектерү һәм аннан азат итү

Русия законнары нигезендә  берничә категория гражданнар хәрби хезмәттән азат ителәләр:

- сәламәтлек аркасында хәрби хезмәткә яраксыз яки өлешчә яраклы дип игълан ителгәннәр;

- югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары;

- программистлар – тиешле аккредитациясе булган компанияләр хезмәткәрләре;

- ике яки күбрәк балигъ булмаган балаларның әтиләре һәм опекуннары;

- өч яшькә кадәр инвалид баласы булганнар;

- тикшерү астында торган кешеләр;

- җитди җинаять кылган өчен җинаять эше булган кешеләр;

- мәҗбүри яки төзәтү хезмәтендә, яисә кулга алу, чикләү яки төрмә рәвешендә җәза үткән гражданнар;

- хәрби хәрәкәтләрдә үтерелгән хәрби хезмәткәрләрнең якын туганнары;

- әти, әни, хатын, абый, апа, бабай, әби яки үги ата-ана турында даими кайгыртучанлык белән шөгыльләнгән кешеләр;

- ялгыз әтиләр;

- икенче баласына ким дигәндә 22 атна йөкле хатын-кызларның ирләре;

- эчке эшләр органнары, Дәүләт янгын сүндерү хезмәте, җәза системасы учреждениеләре һәм органнары һәм таможня хезмәтенә югары уку йортларын тәмамлаганнан соң махсус дәрәҗәдә хезмәт итүчеләр;

- югары уку йортларын тәмамлаганнан соң Милли Гвардия гаскәрләрендә хезмәттәгеләр;

- Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Русия Федерациясенең субъектларының закон чыгару органнары депутатлары, муниципаль оешмалар җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары;

- Русия Федерациясендә качак дип танылган кешеләр – Русия Федерациясе гражданлыгын алган көннән алты айга кадәр.

Чакыру алганнан соң 20 көн эчендә килмәсәң, ни көтә?

1. Шәхси эшкуар яки үзмәшгуль булып теркәлеп булмаячак;

2. Күчемсез милеккә хокукларны теркәүне яки күчемсез милекне кадастр палатасында теркәүне тыячаклар;

3. Транспорт чаралары теркәү рөхсәт ителмәячәк;

4. “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” дип исемләнгән федераль законга өстәмәләр кертелде, шуның нигезендә водитель таныклыгы вакытлыча гамәлдән чыгарыла һәм руль артына утыра алмаячаксыз;

5. Банклар кредит яисә заем бирмәячәк;

Бу чикләүләр сез хәрби комиссариатка килгән көннән башлап гамәлдән чыгарылачак.

Менә шундый катгый закон белән яшәячәкбез алдагы елларда. Элеккеге законга ярашлы хәрби комиссариат вәкилләре хезмәткә чакырылырга тиеш кешегә повестка тапшыру өчен өенә, әгәр өендә тоталмасалар, укыган яисә эшләгән урынына баралар иде. Яңа закон буенча, яшең җитте икән, чакырылыш башлануга 14 көн эчендә, ягъни 15 апрельгә кадәр үзең чакыру бүлегенә килергә тиешсең. Югыйсә, чикләүләргә эләгәчәксең.

Рәдиф ФӘТХИ.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас