Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 апрель , 10:54

“Мостафа” яуга ашкына

Хәрбинең тизрәк терелүен телибез.

"Мостафа" фотосурәттә уңда.
"Мостафа" фотосурәттә уңда.

Ни өчен СВОга киттең дигән сорауга ул кыска гына: “Туган илгә файдалы буласым килде”, – ди.

“Мостафа”  позывнойлы хәрби техниканы яхшы белә. Шуңа да фронтта автомеханик белеме  һәм осталыгы кирәгер дип өметләнә.

Әмма штурм батальонына эләгә. Һәм химик предприятиеләрнең берсен штурмлаганда якташыбыз яралана һәм контузия ала.

“Барын да томан эчендәгедәй хәтерлим. Башта 10 км җәяү бардым, ниндидер авылга барып чыктым, анда миңа амбулаториядә беренче ярдәм күрсәттеләр. Соңыннан атна буе төрле тарнспортта көч-хзл белән хәрби госпитальгә барып җиттем. <…> Тернәкләнеп, янә фронтка юлланырга, илебезнең җиңүен көтеп алырга өметләнәм”, – ди “Мостафа”. 

Чыганак: "Башкирский батальон" Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: