Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 апрель , 10:10

Бал кортлары уяна!

Умарталарыгыз имин кышладымы, “Бал бабайлар”, “Бал әбиләр”?

Бал кортлары уяна!
Бал кортлары уяна!

Умарталарыгыз имин кышладымы, “Бал бабайлар”, “Бал әбиләр”?

 

Башкортстанның милли паркында  бал кортлары кышкы йокыдан уяна башлаган, дип хәбәр итә “Башинформ” чыганагы. Булыр инде, вакыттыр.

Кояш караганда иң уңган бөҗәкләр йоклап ятмас.

Кортлар беренче очышларын ясыйлар. Кышны имин чыкканнар. Югалтулар зур түгел ,диләр белгечләр.

Кыргый бал кортлары да ояларыннан чыгып, очып, бушанып, канатларын ныгыта.  Бал кортларының җанга якын гөжләве бик тә тансык инде.

Сыерчыклар кайтты. Аккошлар кайтты. Тургайлар – зәңгәр күктә! Сайрар кошлар тагын баш очында җырларын суза. Моннан гайре рәхәтлек булырмы? Табигатькә яз килде. Тыныч күкләрдә, тынмый сайрарга язсын сезгә, канатлы дусларыбыз! Бал кортлары өчен дә имин җәйләр килсен.

Бал кортлары турында сөйләгәч, бал белән тәмле итеп чәй эчәсе килеп китте. Ярамый гына – Ураза! 

Сездә ни хәлләр , умартачы дуслар, кортларыгыз исәнме?  Күңелле мәшәкатьләр башланды инде сездә! Быел күпмерәк бал алырга уйлыйсыз?

Бәрәкәте белән килсен! Яңа баллардан да авыз итәргә язсын, дуслар!

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: