Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 апрель , 21:12

Алгы сызыктагы хәрбиләребез өчен

Украинада барган  махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен чираттагы 120нче гуманитар йөк якын арада юлга чыгачак. Аны, һәрвакыттагыча, бөртекләп җыйганнар. Мәсәлән, “Бердәм Русия” партиясенә гуманитар ярдәм тапшыру теләге белән БР Социаль страховка фонды бүлекчәсе хезмәткәрләре мөрәҗәгать иттеләр һәм “Сәламәт киләчәк” партия проекты кысаларында хәрбиләр өчен гуманитар ярдәмне Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабына тапшырдылар.

–- Безнең берничә хезмәттәшебез бүгенге көндә  алгы сызыкта. Алар белән без даими рәвештә элемтәдә торабыз, алар өчен гуманитар ярдәмне  тәүге тапкыр җыюыбыз түгел. Гаиләләренә дә ярдәм итәргә тырышабыз. Моннан тыш, безнең хезмәткәрләр үзләре гуманитар ярдәмне  илтә  бардылар. Бу юлы кирәкле медицина эшләнмәләрен, медикаментларны  арытаба алгы сызыкка җибәрү өчен  “Бердәм Русия” партиясенең Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабына мөрәҗәгать итәргә уйладылар, – ди РФ Пенсия һәм социаль страховка фондының Башкортстан буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Лариса Черепанова.

Быел февраль аенда Владимир Путин фронтка, хәрбиләрнең гаиләләренә һәм качакларга ярдәм күрсәтүче барлык ватандашларга рәхмәтен белдерде. Президент волонтерларның сугышчыларны,  аларның гаиләләрен һәм тыныч халыкны чолгап алган кайгыртуларының әһәмиятен билгеләп үтте. Ул волонтерларның баштан  ук кыю һәм тәвәккәл эш итүләрен ассызыклады: ут астында балаларны, картларны, бәлагә эләккәннәрне подваллардан чыгаралар, кайнар нокталарга гуманитар ярдәм илтеп бирәләр һәм кыр госпитальләрендә ярдәм итәләр.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: