Ярмәкәй районыннан махсус операциядә катнашучы “Фрол” позывнойлы якташыбызның танкы хәрби бурыч үтәгәндә ВСУ дроннары һөҗүменә һәм дошманның артиллерия утына дучар була. Бу хакта “Письма с фронта. Башкирский полк” Телеграм-каналында язылган.
Ефрейтор званиесендәге “Фрол” “Башкортстан” мотоукчылар полкының Сергей Зорин исемендәге танк батальонында “Прорыв” Т90М танкы водитель-механигы булып хезмәт итә. Аның хәрби машинасына дошман һөҗүме нәтиҗәсендә зыян килә. Ул, ут капкан танкны атулар астыннан алып чыгып, үз позициясенә кайта алган.
“Яу кырыннан менә шулай пычранып кайтабыз. Әмма без шундый пычрак булганда, илебез – чиста. Бүген дошманның тере көче юк ителде. Кичә дә, бүген дә хәрби экипажларыбыз яхшы эшләде. Теләсә нинди очракт җиңәчәкбез. Кирәкләрен бирәчәкбез. Башка вариантлар юк – без дошманны юк итәчәкбез”, – ди алгы сызыктан кайткан “Фрол”.
Ерейтор “Фрол”ны дәүләт бүләгенә – Батырлык өчен медаленә тәкъдим иткәннәр.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.
Чыганак: bashinform.ru