Көнүзәк
30 март 2024, 10:31

СВОдагы хәрбиләргә иконалар ясый

Ул иконалар - егетләребез өчен рухи терәк. 

ТГ-канал Радия Хабирова.ТГ-канал Радия Хабирова.
Фото:ТГ-канал Радия Хабирова.

Радий Хәбиров үзенең Телеграм-каналында Архангель районында яшәүче агач остасы Алексей Губачёв турында язган. Алексей Губачёв 10 елдан артык үзенең остаханәсендә  төрле агач эшләнмәләре ясый. Аш-су кирәк-яраклары, савыт-саба һәм йорт җиһазлары. Боларга өстәп, оста агачтан иконалар да ясый, ә аның хатыны Наталья аларны буйый.

“Шундый берничә иконаны Губачёвлар гаиләсе махсус операция биләмәсендәге хәрбиләргә биреп җибәргән. Изге иконалар безнең егетләребезгә рухи яктан ярдәм булып тора”, – дигән Радий Хәбиров.

2023 елда Алексей Губачёв, кече эшкуарларга адреслы ярдәм сорап, район хакимиятенә   мөрәҗәгать иткән. Бу ярдәм аңа үз эшен үстерергә булышкан.

“Исегезгә төшерәм, һәр муниципалитетта бизнес-шерифлар бар, аларның максаты –  эшкуарларга дәүләттән ярдәм алуда булышу һәм аларның бизнес-проектларын озата бару. Алексей Хезмәт министрлыгы линиясе буенча бүленгән   социаль контракт нигезендәге адреслы социаль ярдәмне кулланган”, – дигән республика Башлыгы. 

Чыганак: https://t.me/radiyhabirov/6913

ТГ-канал Радия Хабирова.
ТГ-канал Радия Хабирова.
ТГ-канал Радия Хабирова.
Фото:ТГ-канал Радия Хабирова.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас