Көнүзәк
27 март 2024, 04:56

"Шул чакта тәүге тапкыр курку хисен тойдым..."

Исән-имин кайтырга насыйп булсын! 

“Звезда” федераль телеканалында якташларыбыз турында яңа серия төшергәннәр. Бу юлы яңа фильм герое – Олег Евтушенко.

Ул үз теләге белән ил сагына баскан. Уфа фән һәм технологияләр университетының өченче курсында белем алган булган. 2022 елның апрелендә академотпуск алып, махсус хәрби операциягә, алгы сызыкка юлланган. Понтон бүлеге командиры Олег Евтушенкога – 27 яшь.  Кременная-Сватово линиясендә  понтон кичүен корганда Евтушенконың подразделениесе дошман ягыннан берничә тапкыр көчле ут астында калган.

“Без понтонның үзендә идек, звеноларны тоташтыра идек һәм кинәт сызгырган тавыш ишетелде.Шул чакта мин тәүге тапкыр курку хисен тойдым, – дип сөйли Олег – әмма эшне дәвам итәргә кирәк иде, шуңа без күпергә әйләнеп кайттык һәм куелган бурычны үтәдек”.

Олег турында “Звезда” телеканалы  төшергән фильмны сылтама аша  https://tvzvezda.ru/video/programs/2024223943-r0fWb.html/20243251416-Izgda.html карарга була.   

Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналы. 

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.  

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас