Көнүзәк
23 март 2024, 05:51

Өйдән чыгарга куркыныч, диләр

Дөньяның иң куркынычсыз илләре исемлеге.  

Өйдән чыгарга куркыныч, диләрӨйдән чыгарга куркыныч, диләр
Өйдән чыгарга куркыныч, диләр

Дөньяның иң куркынычсыз илләре исемлеге.


Скандинавия һәм ислам халкы яшәгән илләр дөньяның иң имин дәүләтләре рейтингында. Социологик тикшеренүләр Gallup ның абруйлы Америка иҗтимагый фикер институты тарафыннан 141 илдә гражданнарны сораштыру ысулы белән үткәрелгән. Максат булып җирле хокук саклау органнарына ышаныч һәм җинаятьчелек дәрәҗәсен билгеләү торган. Куркынычсызлык дәрәҗәсе, тотрыклылык һәм гражданнарның хокукын саклау системасына ышаныч буенча беренче урынны Тажикстан алган. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, тажикстанлылар төнлә йөргәндә бернинди дә куркыныч тоймыйлар һәм хокук тәртибен саклау органнарына ышаналар, дип белдергәннәр. Gallup рейтингында Тажикстан 96 балл җыйган. Финляндия һәм Исландиядән соң дүртенче урында Кувейт (92 балл) тора. Дөньяның иң куркынычсыз илләре санына шулай ук Индонезия (иң зур ислам иле), Косово һәм Үзбәкстан илләре кергән.

Фото: rosspectr.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас