В.Путин халыкка мөрәҗәгать итте.
«Крокус Сити Холл»да булган терактта һәлак булганнар саны әлеге минутларга 115 кеше, дип хәбәр ителә рәсми чыганакларда. Кызганычка каршы, бу соңгы һәм чик саннар түгел. «Корбаннар саны “Норд-Ост”тагыдан артып китте», — диелә мәгълүмат чыганакларында.
ФСБ директоры Александр Бортников ил президенты Владимир Путинга 11 кешенең кулга алыну турында хәбәр итте.
Теракт оештыруда шикләнелүчеләр күрсәтмәләр бирә. Брянск өлкәсендә кулга алынган вакытта бу ерткычлар ут ачып каршылык күрсәткәннәр, силовиклар ягыннан, шөкер, югалтулар юк.
Җинаятьчеләр Русия-Украина территориясеннән чыгып качарга планлаштырган булганнар.
РФ Тикшерү комимтк җинаять эше кузгатты, иҗтимагый урыннарда, аэропортларда, вокзалларда саклану чаралары артты.
Бүген ил Президенты В.Путин халыкка мөрәҗәгать итте. 24 март - Гомумдәүләт матәм көне дип игълан ителде..
Фото: berdyansk-news.ru