Көнүзәк
21 март 2024, 16:54

Яңа төбәкләрдәге хәрбиләргә һәм медикларга ярдәм

Дөньялар тынычлануын түземсезләнеп көтәбез. 

Русиянең күп кенә төбәкләре, дәүләт һәм иҗтимагый берләшмәләре РФ Кораллы көчләренә ярдәм итү һәм гуманитар ярдәм җыю буенча хәрби-патриотик акцияләр оештыра һәм үткәрә.

Республика клиник инфекцион хастаханәсе коллективы, хакимият һәм профсоюз ярдәме белән, чираттагы тапкыр СВОда катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюга үз өлешен кертте. – Бөтен коллектив белән бердәм рәвештә  дарулар, азык-төлек, хуҗалык кирәк-яраклары җыйдык,  җылы оеклар, перчаткалар, олтыраклар, батарейкалар, пледлар, юрганнар, шулай ук ике бензин генераторы (аларга май),   окоп шәмнәре, телефоннар да бар.

“Бу изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт. Хәстәрлегегез белән ярдәмгә мохтаҗ булганнарга сез чын теләктәшлек һәм кайгыртучанлык күрсәттегез. Кирәкле әйберләрне  җыеп  кына түгел,   ә авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә өмет һәм юаныч бирдегез. Сездәге кайгыртучанлык һәм мәрхәмәтлек хисләре  чын мәгънәсендә бәяләп бетергесез, һәм без  ярдәмегез һәм тырышлыгыгыз өчен бик рәхмәтле”, – дип билгеләде “Бердәм Русия“ партиясе һәм “Сәламәт киләчәк” партия проектының координация советы әгъзасы, хастаханәнең баш табибы Азат Мөхәммәтҗанов.

Моннан тыш, Башкортстан медиклары даруханә шкафы, кушеткан, ширма, тонометрлар, ростомер һәм идән үлчәүләрен сатып алып озаткан, шулай ук медицина госпитале өчен кирәкле медикаментлар белән дә ярдәм иткән. Баш табиб сүзләренчә, хастаханә хезмәткәрләре медицина учреждениесе ихтыяҗлары турында белгән һәм хезмәттәшләренә ярдәм итәргә карар иткән. Боларның барысы яңа төбәкләрнең медицина белгечләренә яраланганнарга һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә генә түгел, ә хастаханәдә стационар дәвалану алып барырга да булышачак. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас