Барыбыз да кушылыйк бу эшкә, дуслар!
Башкортстанлылар иҗтимагый территорияләрне уңайлы итү өчен тавыш бирә.
Бүген Бөтенрусия 2025 елда уңайлы шартларга җиткереләчәк иҗтимагый территорияләр өчен тавыш бирү старт алды.
Тавыш бирү «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитеу» федераль проекты кысаларында уза.
Тавыш биргәндә кайсы паркны, җәяүле сукмакларын, яр буйларын һәм башка мөһим территорияләрне беренче чиратта төзекләндерергә кирәк булуын халык үзе билгели.
Башкортсанда быел 216 объект тавышка куелган. Шуларның 120се сайланачак.
Тавыш бирү пунктларында волонтерлар эшли. Республика буенча 16 мең ирекмән сайлаучыларга ярдәм итә. Алар эшләгән пунктлар ареслары Национальныепроекты.РФ, һәм муниципалитетлар сайтларында урнаштырылган.
– Бу проекта өченче ел катнашам. Безнең авылда башкарылган яхшы эшләрдә катнашу ошый миңа, кызым белән бергә эшлибез, ул инде 6 ел ирекмәннәр хәрәкәтендә. Бәләкәй балаларыма бу эшләр турында сөйлим. Мондый чараларда катнашу мәгънәле, – ди Розалия Бәдертдинова (Тәтешле районы).
Башкортстанда иҗтимагый территорияләрне уңайлы итү өчен тавыш бирүчеләр саны елдан-ел арта. 2021 елда – 387 000, 2022 елда – 560000 артык , ә 2023 елда 760 000 кеше катнашкан.
Шәһәр мохитен бизәү, матурлау ул - киләчәкне инвестицияләү.
Үрнәкле тормыш шартларында яшәү күңелле, ул балаларны матурлыкны бәяләргә, сакларга өйрәтә, югары зәвык тәрбияли, эшкуарлыкны үстерүгә дәрт бирә, туристларны җәлеп итә. Тәрәзәләре паркка карап торган фатирлар да югары бәяләнә.
Республикабызда яшәүче кадерле дуслар, тавыш бирүләрдә катнашыгыз, тормышны матур якка үзгәртүгә өлешегезне кертегез. Тирә-якның матур булуы безнең тормыш сыйфатын арттыра, – ди Башкортстан Республикасы ТКХ министрылыгы җитзкчесе Ирина Голованова.
Президент карары белән бу киңкүләм программалар 2030 елга кадәр дәвам итә.
Башкортстанда соңгы 5 елда бу программа кысаларында 7 млрд сумлык эшләр башкарылган, анда 683 иҗтимагй территория төзекләндерелгән.