Беренче уйнату нәтиҗәләре тиздән сайтта бастырылачак.
Бүген Русия Президентын сайлау кампанисенең беренче көнендә сайлау комиссияләре үзәкләренә бик күп халык үз тавышын бирергә килде.
Шул сәбәпле, 15 март иртәсендә, сайлауларның беренче көнендә, оештыручылар сайтта беренче сәгать эчендә 100 меңнән артык уникаль керүчене теркәгән. Аларның 50 меңе үзләренең QR-билетларын теркәгән.
Халык күп килү һәм "Рәхмәт" акциясенә карата кызыксыну зур булу нәтиҗәсендә сервер эштән туктап торды. Портал эшенә техник төзәтмәләр кертелде, нәтиҗәдә билетларны теркәү дәвам итте.
15.00 сәгатькә 170 мең QR теркәлгән.
Оештыручылар искә төшергәнчә, теркәлгән билетлар арасында бүләк уйнату тавыш бирүнең өч көнендә дә көненә ике тапкыр 14.00-15.00 һәм 20.00-21.00 сәгатьләрдә узачак.
Билетларны шулай ук өч көндә дә 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр теркәргә мөмкин.
Беренче уйнату нәтиҗәләре тиздән сайтта бастырылачак.
Суперпризлар уйнату датасы (фатир, машина, бөтен гаилә өчен юлламалар) соңрак рахмат102.рф сайтында игълан ителәчәк (яңалыкларны күзәтегез).
Якын араларда “Рәхмәт” акциясе һәм “Бөтен гаилә белән” проекты кысаларында республикада 600дән артык төрле бүләк уйнатылачак.
Фото:uchaly-ikm.ru
#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024