Көнүзәк
14 март 2024, 06:45

"Альба" Авдеевка юнәлешендә хәрбиләребезнең гомерләрен коткара

Әле дә сез бар әле дөньяда! 

"Туймазы хәбәрләре""Туймазы хәбәрләре"
Фото:"Туймазы хәбәрләре"

Махсус хәрби операция зонасында былтырдан бирле Туймазыдан 31 яшьлек Альбина  хезмәт итә. Ул, Оборона министрлыгы белән контракт төзеп,  үзенә “Альба” позывноен алган. “Альба” Донецкиның Авдеевка юнәлешендә  хәрбиләр һәм тыныч халык гомерләрен коткара.

“Туймазы хәбәрләре” язуынча, Альбинаның картәнисе гомере буен фельдшер булып эшләгән,  туган тиешле апасы район дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Аның өлкән апасы да  һөнәрен медицина белән бәйләгән. СВОга кадәр Альбина Туймазыдагы клиника-диагностика инфекцион үзәгенең анестезиология бүлегендә  эшләгән.

“Бу карарны үзем кабул иттем. Беркем мине үгетләмәде. Анда нинди мәхшәр барганын үзем күрдем, барын да аңладым. Әлбәттә, бу карар биш минут эчендә генә барлыкка килмәде. Әмма  бу хакта җитди уйлагач, фикерне инде баштан алып ташлап булмады. Минем гаиләмдә медиклар күп. Бу инде шул ук хәрбиләр дисәң дә була, кулларында гына шприц. Алар мине кыенлыкларны җиңәргә өйрәтте. Кыенлыклардан мин курыкмыйм. Махсус операция башлангач, минем күп дусларым һәм танышларым Донбасска китте. Алардан еш кына шәфкать туташлары, табиблар җитешмәвен ишетергә, кайчакта әллә ни катлаулы булмаган яралардан да медиклар булмау аркасында үлүчеләр турында ишетергә   туры килә иде. Хәлиткеч сәбәп шул булды. Алгы сызыкка  якынрак җибәрегез дидем. Әйе, анда хәвефлерәк, шуңа кешеләр гел кирәк тә”, – ди “Альба”.

Шәфкать туташы сүзләренчә, фронтта ял көннәре юк, кайчакта медиклар үз бурычларын тәүлек дәвамында ялсыз һәм йокысыз башкара.  

“Алышлар барганда, без эвакуация зонасына табан барабыз, анда“кайнар” позицияләрдән

 яраларыларны алып киләләр. Минем бурычым – беренче медицина ярдәме күрсәтү – яраларны бәйләргә, жгут салырга, авыртуны басарга һәм дежур машинада  госпитальгә озатырга. Төрле шартларда эшләргә туры килә – караңгыда да,  ут астында. Үзем белән корал бар, әлегә кадәр атарга туры килмәсә дә.  Яралар да төрле – ярчыклы, мина шартлавы астында калып яраланулар, пуля яралары. Пешүләр белән дә бирегә эләгәләр, контузия алганнар да. Монда, пулялар һәм снарядлар астында, элекке уйларны баштан яңадан кичерәсең. Нәрсәнеңдер бөтенләй мөһим булмавын аңлыйсың. Монда чын кешеләр – алар белән утка да, суга да кереп була. Алар артында  үзеңне таш артында кебек хис итәсең”, – ди “Альба” андагы тормыш турында.

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас