Кемдә – беркатлылык, кемгәдер җиңел табыш кирәк булганмы?
Башкортстанлылар үткән тәүлектә генә мошенникларны 14 миллион сумга баетканнар. Шуңа бәйле рәвештә Эчке эшләр буенча органнарның дежур частена 33 хәбәр килгән.
Уфада 41 яшьлек ир-егет полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул мошенникларга зур суммада акча күчергән. Мессенджерларның берсендә аңа өстәмә табыш алып булуы турында хәбәр килгән. Анда санлы валюта сатып алырга тәкъдим итеп, арытаба аның өчен яхшы дивидентлар вәгъдә иткәннәр.
“Остазына” ышанып, уфалы теге сайтта теркәлгән һәм электрон кәшилүк ачып, 3,5 миллионлап сум акчасын күчергән. Арытаба ялган трейдер күрсәтмәсе буенча акчасын күчереп, аннан бөтенләй “колак каккан”, “Остасыз”ның учы “җылынган”дыр инде.
Яшь һәм зур акчалы ирләрне алдаган мошенникларга пенсионерларны “төп башына” утырту берни тормый. Шундый бер апа, 78 яшьлек пенсионер Уфаның 5нче полиция бүлегенә килгән.
Хатын-кызга, имештер, полиция һәм банк хезмәткәрләре шалтыратып персональ мәгълүматлары читкә китүе турында хәбәр иткәннәр һәм акчаларын хәвефсез исәпкә күчерергә тәкъдим иткәннәр. Нәтиҗәдә бер белмәгән кешеләрне тыңлаган апа 2000 000нан күбрәк акчасыннан колак каккан.
35 яшьлек Уфалы хатын-кыз да алданган. Ул да чит кешеләрне тыңлап, билгесез исәпкә 1000 000нан күбрәк сум акча күчергән.
Көн саен кешеләр шундый капкынга эләгеп, бер белмәгән кешеләргә миллионнар күчерәләр. Нәтиҗәдә үзләре күп миллионлык кредитлар белән утырып калалар.
Ара-тирә уңай нәтиҗәләр дә бар. Әйтик, югары уку йорты хезмәткәре, 50 яшьлек ир кеше 9 санлы полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.
Аңа, имештер, университет җитәкчелеге шалтыратып, мошенникар гамәленә каршы эш өчен 1 млн сум кредит алырга тәкъдим иткәннәр. Ир-егет мондый схемалар буенча хәбәрдар булган һәм элемтәне өзгән. Шулай итеп. Хәвефле эшкә чик куйган.
Мошенниклпр шалтыратмаган кеше калмагандыр инде. Минем үземә дә берничә кат шалтыраттылар. Әмма без беләбез: банк хезмәткәрләре безгә шалтыратмыйлар, полиция шалтыратмый, “Госуслуги”дан шалтыратмыйлар һәм ниндидер юл һаләкәте булган очракта да, телефоннан акча соратмыйлар.
Мошенникларның киңкырлы эшчәнлеге, аларның ялганлау алымнары, алдашулары, кешеләрдән акча савып алу максатындагы “этлекле” гамәлләре турында гәзитләрдә язабыз, сайтларда кат-кат искә төшерәбез, ТВ күрсәтә, радио сөйли, банкларда, банкоматлар янында махсус билгеләр, белгечләр кисәтеп тора... Юк инде, шушы мохиттә яшәүче кешеләр берни дә ишетмәгән булып чыга һәм ниндидер җинаятьчеләргә миллионлаган сумнарны “бүләк итә”! Таныш булмаган телефоннарны алмагыз, дуслар.
Фото: fast.vk.com