Көнүзәк
10 март 2024, 14:23

СВОга үзе белән ике атын да алып киткән

Исән-имин кайтыгыз! 

Кырмыскалы районы Олыкүл авылыннан   Амин позывнойлы “Башкортостан” мотоукчылар полкы хәрбие махсус операция  зонасына ике атын тапшырган. Бу хакта “Кырмыскалы яңалыгы” гәзите хәбәр итә.

Амин зур йөк машиналары  йөртүчесе булып эшләгән, әмма ул кечкенәдән атлар белән мавыккан. Ул  күп тапкырлар төрле дәрәҗәдәге ат чабышларында призлы урыннар алган һәм җиңүләр яулаган. Ел саен район сабантуйларында катнашкан. Беренче тапкыр биш яшендә  атка атланган ул.

Аминның туган тиешле абыйсы атлар асраган һәм ат чабышлары белән мавыккан. Шуңадыр да Аминда да бу хайваннарга мәхәббәт уянган. Былтыр көз ул үз теләге белән махсус операция зонасына китәргә уйлаган. 

“Минем атларым хезмәт иткән частема  исән-имин килеп җиттеләр. Аларны позицияләргә барганда, тавыш-тынсыз төрле йөк илтү-ташуга җәлеп итәләр”, – ди Амин. 

Чыганак: gtrk.tv

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас