ВДВның снайпер төркеме командирын өйдә хатыны һәм дүрт кызы көтә. Зур кызы – гаиләгә алынган бала, хәрби аны ут астыннан коткарган. Кыз баланың әти-әнисе һәлак булган, ә ул могҗиза белән генә исән калган.
“Без ул чакта хәрби бурычны үти идек. Без һәм янәшәдәге йорт ут астында калды. Кыз бала коточкыч җәрәхәтләнгән иде. Мин аны күтәреп алып киттем. Кыз бала күзләрен ачты да: Абый-коткаручы, сездә кан”, – ди. Карасам, баштанаяк канга батканмын, баланы медикларга илтеп тапшырдым да һушымны югалтканмын”, – дип сөйли хәрби.
Десантчы аны кызлыкка алган. Хәзер аның дүрт кызы бар.
Игелеклелек, шәфкатьлелек, башкаларның кайгысына битараф булмау һәм мәрхәмәтлелек аерым хөрмәткә һәм соклануга лаек. Мондый хәрбиләр белән җиңү һичшиксез безнеке булачак!
Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналы.