Көнүзәк
1 март 2024, 07:25

Солдатлар балаларга рәхмәт әйтә

Дөньялар тынычланып, исән-имин кайтуыгызны көтәбез. 

“Башкортстан” полкы хәрбиләре балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм балалардан шундый җылы плакат алган. Егетләр шундый җылы сүзләр өчен аларга рәхмәтле.

Кулдан төшерелгән шушы плакат аларга теләсә нинди сәнгать әсәрләреннән  кадерлерәк һәм мөһимрәк, чөнки андагы сурәтләр һәм сүзләр мәхәббәт, күңел җылысы, сагыну, ышаныч хисләре белән сугарылган.

Хәрбиләр ата-аналарга үсеп килгән буынны лаеклы тәрбияләүләре өчен рәхмәтле. 

Чыганак: "Башкорт батальоны". 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас