Көнүзәк
28 февраль 2024, 11:59

СВОдагы табиб хатынын бәби табу йортыннан каршы ала алмаган

Бу хакта сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин язган. 

Айрат Рәхмәтуллинның Телеграм-каналыннан.Айрат Рәхмәтуллинның Телеграм-каналыннан.
Фото:Айрат Рәхмәтуллинның Телеграм-каналыннан.

Республика кардиология үзәгенең ике хезмәткәре, Гөлнур һәм Марсель өченче тапкыр әти-әни булганнар. Аларның кызлары Сафия туган.

Гаилә башлыгы хатынын бәби табу йортыннан каршы ала алмаган, чөнки бүгенге көндә ул махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә, госпитальдә операцияләр ясый. Шуңа яңа туган кыз баланы һәм аның әнисен перинаталь үзәктән сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзе каршы алган. Бу хакта министр үзенең Телеграм-каналында язып чыккан.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас