Уфа шәһәренең "Уфа-арена" Боз сарае янында махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайтучыларны яу яланына озаттылар. Аларны озатырга туганнары, якыннары һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре килгән иде.
Яугирләр А.Достовалов исемендәге мотоукчылар батальонында һәм “Башкортостан” мотоукчылар полкында хезмәт итәләр.
Башкортстан батальоннары составында башка төбәкләрдән дә контракт төзеп хезмәт итүчеләр бар. Яугирләр әйтүенчә, аларга Башкортстан подразделениеләренә эләгү үзе бер мәртәбә, чөнки безнең республика Русиядә иң яхшылары исәбендә. Шундыйларның берсе – Томск шәһәреннән килгән “Музыкант” позывнойлы яугир – күп бала әтисе.
“Банкир” позывнойлы яугир Башкортстан батальоннары матди яктан йөз процентка тәэмин ителгән, ди. “Без үзебезгә күрсәтелгән ярдәмне тоеп торабыз, ул безгә дәрт бирә”, - ди ул.
БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов аларны яуга озатып, җылы сүзләрен җиткерде.
Башкортстаннан шушы көннәрдә Донбасска 114 нче гуманитар ярдәм озатыла.
Яугирләрне озатырга "Караван-сарай" төркеме лидерлары да килгән иде. Алар егетләрне дәртле җырлары белән рухландырдылар.
Алар кайтырга дип китә. Без сезне сагынып, өзелеп көтәрбез!