Көнүзәк
26 февраль 2024, 15:07

Без беренче булып ярдәмгә килдек

Халыкка һәм фронтка ярдәм: ике ел элек "Бердәм Русия" яңа төбәкләрдә масштаблы гуманитар миссия җәелдерде.

 Бу вакыт эчендә партиянең төбәк бүлекчәләре 90 мең тоннадан артык гуманитар йөк җибәрде. Яңа төбәкләрдә гуманитар миссиянең ике еллыгына "Бердәм Русия" Хабаровскида беренчел бүлекчәләр форумын багышлады. Генераль Совет секретаре Андрей Турчак искә төшерүенчә, 2022 елның 22 февралендә партиянең төбәк бүлекчәләреннән беренче гуманитар ярдәм колоннасы Ростов өлкәсенә килә, анда Донбасстан качакларны эвакуациялиләр.

Безнең партия ул вакытта өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган кешеләргә беренче булып ярдәмгә килде. "Бердәм Русия"нең Яшь Гвардиясе" волонтерлары Мариупольдә, шәһәрнең үзендә канкоешлар барган вакытта ук эшләгәннәр. Кешеләргә азык-төлек, дарулар, җылы әйберләр, беренчел ихтыяҗдагы әйберләр алып килгәннәр. Кыска вакыт эчендә “Бердәм Русия” Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә гуманитар үзәкләр челтәрен җәелдерде, анда медицина ярдәме күрсәтелде, кешеләргә югалган туганнарын табарга, барлык кирәкле документларны рәсмиләштерергә ярдәм итте", – дип искәртте ул.

Беренче айларда партия 45 гуманитар үзәк ачкан. Алар азат ителгән территорияләрдә армия подразделениеләре  алга киткән саен барлыкка килгән. Генераль Совет секретаре билгеләп үтүенчә, бу   тәэмин итү үзәкләре булган. Тыныч тормыш кайткач, алар,  үзгәреш кичереп,  бүгенге көндә  анда төрле,  шул исәптән юридик ярдәм дә алырга мөмкин. Бу вакыт дәвамында халыкка адреслы ярдәмне "Бердәм Русия”нең Яшь гвардиясе" һәм "Волонтерлар ротасы" активистлары күрсәтә. Ике ел эчендә "Бердәм Русия" гуманитар миссиясе аша 3,5 меңнән артык волонтер үткән.

Гуманитар миссиядә меңнән артык  табиб та катнаша. Партия медиклар бригадаларын төзи, алар даими рәвештә яңа төбәкләргә ярдәмгә чыгалар. Моннан тыш, "Бердәм Русия" җирле хастаханәләргә 7 мең тоннадан артык дару һәм медицина эшләнмәләре илтеп тапшырды, шулай ук хәрбиләр һәм фронт яны төбәкләрендә яшәүчеләр өчен тактик медицина курслары оештырды. Тагын 10 меңнән артык кеше шәфкать туташы эше курсларын үтте һәм хәрби госпитальләрдә яраланганнарны карарга ярдәм итә. "Бердәм Русия"нең 270тән артык төрле дәрәҗәдәге  депутаты һәм 200гә якын   "Бердәм Русия”нең Яшь гвардиясе  активисты үз теләге белән фронтка китте.

Хәзер "Бердәм Русия" нең төп тырышлыгы фронтка ярдәм итүгә юнәлтелгән. "Без коптерлар, элемтә чаралары, радиоэлектрон көрәш, тепловизорлар, егетләребез өчен җиһазлар сатып алуга игътибар иттек. "Бердәм Русия" бу максатларга 11,5 миллиард сумнан артык акча җыйды. Бу эштә катнашкан һәркемгә тагын бер кат рәхмәт әйтәсем килә", – диде Андрей Турчак.

Ул "Бердәм Русия" һәм аның беренчел бүлекчәләре алдында торган бурычларга аерым тукталды. Кирәкле гуманитар һәм техник ярдәм җыюдан тыш, ул хәрбиләрнең һәр гаиләсенә ярдәм итүне, аларның ихтыяҗларын белүне, даими рәвештә элемтәдә булуны сорады. "Фронттан кайткан СВО ветераннарын озата бару да – мөһим юнәлеш. Сезнең бурыч – аларга партия иңен кую, терәк булу. Президент Владимир Путин  куйган тагын бер бурыч – үз ветераннарын сәяси һәм иҗтимагый тормышка җәлеп итү", – диде Андрей Турчак.

– Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк Башкортстан "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлеге ярдәме белән безнең сугышчыларга һәм яңа территорияләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыюны җәелдерде. Бу вакыт эчендә без Донбасска 113 гуманитар конвой җибәрдек. "Бердәм Русия”нең республика бүлеге линиясе буенча гына да ДНР һәм ЛНР халкы өчен 20 тонна нәфис һәм уку әдәбияты, 60 тонна кием, 200 тоннадан артык азык-төлек җыелган һәм җибәрелгән. Бу зур эштә безгә Русия Герое генерал Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы ярдәм итә. «Бердәм Русия» партиясенең җирле бүлекчәләре базасында аның 63 филиалы эшли. Волонтерлар безнең ирекле подразделениеләр, мобилизацияләнгән егетләр өчен халыктан гуманитар ярдәм җыюны оештырырга булышты.  Алар СВОда катнашучылар гаиләләренә дә актив ярдәм итәләр. Кайвакыт алардан  су алып килүләрен, утын яруларын, кар көрәүләрен, даруханәгә барып килүләрен үтенәләр. Бу да бик мөһим. 2022 елның сентябреннән партиянең төбәк башкарма комитеты базасында СВО мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли.  Бу вакыт эчендә операторлар социаль түләүләр һәм пособиеләр, волонтерлык, гуманитар ярдәм мәсьәләләре буенча 13 меңгә якын шалтырату кабул иткәннәр. Ватаныбыз өчен көрәшүчеләрнең сафларын тулыландырырга теләүчеләрдән күп шалтыратулар кабул итәбез. Һәм бу факт безнең тиз арада җиңүебезгә ышанычны ныгыта гына! –  ди "Бердәм Русия" партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас