Көнүзәк
25 февраль 2024, 16:59

Балалар җырлый

Уфа шәһәрендә “Төп балалар җырлары” проектының концерты үтте.

Балалар җырлыйБалалар җырлый
Балалар җырлый

 

Бүген Шәһәр мәдәният сарае янындагы мәйданда “Төп балалар җырлары” проеытының катнашучылары җыелды. Бу концертлар сериясен Җиңү музее белән бергә “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциясендә катнашучыларны яклаучы дәүләт фонды оештырды. Аларга Президент каршындагы  мәдәни инициативалар фонды ярдәм итте. Ул 2024 ел дәвамында Русиянең бөтен төбәкләрендә дә үтәчәк. Башкортстан да бу төбәкләр исемлегенә кергән.

Бу иҗади проектны оештыручылар талантлы авторларны – шагыйрь һәм композиторларны берләштерә алды. Алар бергәләшеп яңа балалар җырлары яза. Сәхнәдә балалар гаилә, дуслык, мәхәббәт һәм хөрмәт турында җырлар җырлыйлар.

Бүген шәһәр мәдәният сарае туп-тулы иде. Концентка махсус хзәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен дә чакырганнар иде. Алар бөтен район һәм шәһәрләрдән килделәр.

«Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы җитәкчесе, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае депутаты Гөлнур Кулсарина мондый проектларны үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды проектны оештыруда катнашуы очраклы түгел. Безнең уртак бурычыбыз – ил патриотларын, Ватанны саклаучыларның ышанычлы буынын тәрбияләү. Бүген без концертка республиканың барлык шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән катнашучыларның гаиләләрен чакырдык. Ил өчен авыр вакытта без бердәм булырга тиешбез", - дип билгеләп үтте Гөлнур Кулсарина. Проект Калининградта старт ала. Гастрольләр өчен илнең тагын 5 шәһәре сайлана: Түбән Новгород, Новосибирск, Екатеринбург, Уфа һәм Воронеж, аларда яшь артистлар чыгыш ясый. Концертларның 1 этабы Мәскәү шәһәрендә тәмамланачак. проект Русиянең барлык төбәкләреннән талантлы башкаручыларга һәм балалар җырлары авторларына ярдәм күрсәтә: 50 студия җыры булдырылган.

Балалар җырлый
Балалар җырлый
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас