Ил калканы булыр егетләрне үстерәдер бөек әниләр!
Ил тарихына күз салсак, төрле заманнар булган. Ничәмә тапкыр ил язмышы кыл өстендә калган. Әнә шул чакта ир-егетләр калкан булып дошманга каршы баскан. Азатлык өчен башын салсалар да, намусын, биргән антын бозмаган алар. Чөнки ил төшенчәсе ул ана сүзенә аваздаш. Ватан – ул әниең, балаң, сөйгән ярың. Яу кырында булган егетләрне иң зарыгып көткәннәр дә бит алар. Бүген дә илләр тыныч түгел. Бүген дә ут йотып йөрәк парәләрен көтә әниләр.
Украинада махсус хәрби операция башлануга да 2 ел! Кем өчендер бу бер мизгелдер. Әйе, кем өчендер, фәкать улларын алгы сызыкка озаткан аналар өчен түгел! Алар өчен аның минуты – ай, сәгате ел булып тоела...
Кайгы-сагышларны күтәргән, сыгылып та сынмаган, күз нурына булган сөюен йөрәк түрендә саклап, башкалар өчен изге эшләргә алынган һәм бүген уллары алгы сызыкта булган, йөрәге “балам” дип кенә типкән каһарман әниләребез, ни хәлдәсез? Гәзитебездә сезгә багышлап шушы рубриканы ачабыз. Җаныгыз кушканы, кылдай тартылган күңел кылларыгыздан сирпелгәненең иң кадерлесе белән бүлешербез. Сезнең уйлар, сезнең фикерләр башка аналарга көч бирер. Сезне борчыганы һәм хәлегезне җиңеләйткәне – барчасы турында да сөйләшербез, Аналар! Хәлләрегезне уртаклашу, булдыра алаганча җиңеләйтү, улларыгыз турында горурлык тойгылары белән бүлешү уе белән дәшәбез: “Хәлең ничек, солдат анасы?”
Әниләрдән малайлар туа, канат ныгытып бөркеткә әверелә
Кайдадыр укыган бу сүзләрнең дөреслегенә бер генә инанмадым. Балтач районы Тучыбай авылына баргач та моны раслаучы язмышлар белән таныштым. Шулай итеп, яңа рубрикабызга “бисмиллаһ” әйтеп, Миләүшә Касыймова – солдат әнисе белән таныштырабыз.
Миләүшә Тимергали кызы (Шәргыева) 1967 елның 26 нчы ноябрендә Балтач районы Түбән Кансөяр авылында гаиләдә бердәнбер бала булып дөньяга килгән. Бала һәм үсмер еллары шушы кечкенә авылда үтеп, шунда башлангыч мәктәптә, Югары Кансөяр сигезъеллык һәм Тучыбай урта мәктәбендә укып, өлгергәнлек аттестаты ала. Бөре педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлагач, Тучыбай урта мәктәбенә эшкә кайта, үзенең яраткан укытучылары белән бергә эшли. Сыйныфташы Данил Нәсим улы белән гаилә корып, берсеннән- берсе кадерле өч уллары дөньяга килә. Тик...
Ходай миңа шундый сынау бирде-
Җимешләрне ялгыз үстерәм.
Кыраулардан аларны саклыйм дип
Утларга да кайчак мин керәм...
Миләүшә Касыймова исеме шигърият сөючеләргә таныш булырга тиеш. Бу юлларны ул күз нурлары: Илгиз, Илнур, Илназ малай гына булганда язган. Авыр язмышына бирешмичә 3 асыл ир-егетне үстергән ул. Бүген ул СВОда, алгы сызыкта диңгез пехотасында хезмәт итүче яугир анасы!
– Ходайдан балаларыбызны саклавын ялварып, сабыр булырга
тырышып, алда барысы да яхшы булыр дигән уйларда уза көннәрем, төннәрем, – ди Миләүшә. – Башка чара юк, улымның офицер булуын үзем теләдем бит.
Данил белән 1991 елда өйләнештек. Болгавыр заман, балаларны тәрбияләү, кеше итү турында еш уйлана идек. 2006 елда, Илгиз 5нче класста укыганда, төпчегемә 5 яшь тә тулмаган иде, әтиләре үлеп китте. Шул ук елны каенанам үлде. Аңа кадәр аллы-артлы әти-әниемне югалткан идем, 2010 елда каенатам да гүр иясе булды. Өч малайны үстерү җиңел булмады. Әтиләре үлгән елны өчесе дә больницага эләкте. Анда кичергәннәрем... Ир бала үстергән кеше белә, күз дә колак кирәк. Улларым бик теремек, хәрәкәтчән булды. Абзар башыннан сальто ясаумы, турникта әйләнүләрме – йөрәгем алынып тора иде. Ә алар шулай чыныгып үсте.
Ходай ярдәмнәрен бирде, юнәлеш алдык. Әйтергә кирәк, мәктәптә коллегаларым, бигрәк тә ир укытучылар аларны чын ир-егетләр итеп тәрбияләүдә зур өлеш кертте. Тормышта төпле һөнәре булыр дип, олы улымны Уфага кадет мәктәбенә китердем. Беренче талпынышта ук кереп китмәде. “Булмастыр”, дип чигенмәкче булды, мин азакка кадәр үтик дип дәртләндердем. Аннары, укый башлагач, бик сагынды. Җитди солдат тормышына өйрәнү авыр булса да, ул да, мин дә сагынсак та, түздек. Менә шулай, үзем улымны шушы катлаулы язмыш кочагына керттем кебек.
Аның хыялы очучы булу иде. Техника белән кызыксынулары зур булгач, кешедән ким булмасыннар дип велосипед, мотоцикл алып бирдем. Илгиз матайда бик кызу йөри иде. “Ай, улым, матайда очып, самолетта очалмый калма”, – дидем бервакыт мин аңа. Юраган кебек әйткәнмен... Теләге зур булгач, Первушинода түләүле очучылар әзерләү курсында (кадет мәктәбендә сыйныфларыннан ике генә егетне алганнар иде) укыттым. Әмма теле ачылганнан башлап хыялланган очучы һөнәрен язмышы итәргә язмаган икән. Матай белән юл һаләкәтенә эләгеп, яхшы табиб ярдәме белән генә исән калды. Үзе дә бик авыр кичерде ул хәлне, миңа да бик кыен булды. Өметләре өзелде улымның – табиблар очуны тыйдылар. Шундый карарны ишетеп, кәефе кырылып автобуста кайтып килгәндә бер ир кеше хәлен сорашкан. Улым аңлаткан һәм теге ир аңа: “Татары не сдаются!” дигән. Бу улыма нык тәэсир иткән. Ул - бик милләт җанлы, хисчән, табигатькә, татар әдәбиятына гашыйк. Киленем урыс кызы. Улым башта ук: “Минем балам минем туган телемне, мәдәниятемне, тарихымны белеп үсәргә тиеш!” – дип әйтеп куйган. Улым Тукайларны укып, безнең җырларны белергә тиеш, ди. Телне яхшы белсә дә, иптәшләре арасында русча шигырьләр дә яза.
Уфада укуын тәмамлагач, матур киемнәрен киде дә, берүзе, белмәгән-күрмәгән Санкт-Петербург шәһәренә чыгып китте. Анда ул максат итеп куйган Михайловск хәрби-артиллерия академиясенә укырга керде. Ул аны уңышлы тәмамлады.
2022 ел башланды. Гыйнвар урталарында алар су юлы белән кайсыдыр юнәлештә кузгалды. Миңа бер хәбәр дә юк, фәкать көтәм... 24 февраль туды... Ай буена бер хәбәр дә булмады. 8 март та үтте... Ә ул яраланып яткан. Апрельдә, савыккач кына хәбәр иттеләр. Ике аягын да, тездән өстә, мина ярчыгы аркылы тишеп үткән иде... Савыкты, шөкер. Кабат алгы сызыкка киткәнче үзенең хәрби частендә хезмәтен дәвам итте. Ярасы каты иде. Элекке операциясе дә үзен сиздереп тора. “Әллә бармыйсыңмы, улым?”, дип карадым...
Юк, әнкәй! Анда минем иптәшләрем көтә, мин аларны калдырмыйм!–
диде. Әле “без тыныч урында” дип юата инде. 19 октябрьдә оныгым туды. Командиры “Кем туды?” дип сорагач: “Воин!” дигән. Берсүзсез, ун көнлек ял биргәннәр иде, 20се гаиләсе янына кайтып җитте, килен белән баланы дәваханәдән каршы алырга мин дә очып барып җиттем. Шөкер, тагын бер улым туды, ә теге авариядән соң табиб: “Очу турында хыялланмагыз да, баласы буламы?” дип сорарга кирәк дигән иде...
Беренче тапкыр яралангач, А. Суворов медале белән бүләкләделәр. Аннан тыш тагын “Хәрби каһарманлыгы өчен” медален тапшырдылар. Хәрби званиесен дә күтәрделәр. Хәзер улым – Диңгез пехотасы гаскәрләре Гвардия капитаны, үзйөрешле артиллерия батареясе командиры.
Уртанчы һәм төпчек улларым да белем алып, хәрби бурычларын үтәп кайттылар. Төпчегем контракт буенча хезмәтен СВОга кадәр тутырган иде. Уртанчысы – физик-математик. Элемтәче булды. Шулай ук бик яхшы хезмәт итте.
Миләүшә ханымның истәлекләренең бер өлеше генә керде бу юлларга. Аның кичергәннәре – олы язмыш! Ахырда мин аннан: “Сезгә нәрсә көч бирә?”– дип сорадым.
– Өметләнеп, Ходайдан сорап яшим, шуның белән көчлемен. Ватанны
кемдер сакларга тиеш. Мин үзем улымны хәрби ясадым. Сабыр итәргә, гел яхшысын уйларга дип максат куйдым. Киленем Алинага да: “Начарны башыңа да китермә!” – дип әйтеп куйдым. Ул да мине тынычландыра. Өмет белән яшибез. Рәхмәт фәрештәләре сакласын газизләребезне. Әниләр. Өметләрне өзмик. Балаларыбыз исән-сау кайтсын!
Фото: "Улым офицер булды!" М.К.