Көнүзәк
24 февраль 2024, 17:46

Айнур үзе дә уйнар иде...

СВО батырын авылдашлары онытмый.

Айнур  үзе дә уйнар иде...Айнур  үзе дә уйнар иде...
Айнур үзе дә уйнар иде...

 СВО батырын авылдашлары онытмый.

 

Ватанны саклаучылар көнендәЧакмагыш районы Рәҗәп урта мәктәбе спорт залында  2022 елның 23 апрелендә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташ яугир Айнур Баянов истәлегенә волейбол турниры узды.

Спорт чарасында Айнурның якыннары  һәм бу хакимияткә караган авылларда яшәүчеләр катнашт.

Командалар арасында уен җанлы барды. Уенчылар осталык күрсәтте.  Нәтиҗәләр буенча, I урында “Батырлар” командасы, II – Орленок, III –Арысланнар.

Җиңүчеләр грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды. Раянова Дамира әмир кызы барысына да җылы рәхмәтен җиткерде. Анда катнашучыларда алдагы елларда да бу матур спорт чарасы узар дигән ышаныч һәм теләк туды. Айнур үзе дә спортны сөйгән инде. Бар да икенче төрле булса, бу турнир шатлыклы да булыр иде...

 

 

Айнур  үзе дә уйнар иде...
Айнур үзе дә уйнар иде...
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас