Миңнегали Шәйморатов 1899 елның 15 августында Башкортстанның Кырмыскалы районы Биштәкә авылында туган. Хәзер бу авыл Шәйморат исемен йөртә. Гаилә бик фәкыйрь яши. Дүрт баланы тәрбияләп үстерү өчен булачак генералның әтисе Минһаҗетдин Идел, Кама һәм Агыйделдә бурлак булган, ә әнисе Нәҗибә йортта хуҗалык эшләрен алып барган.
Миңнегалигә ун яшь булганда, әнисе вафат була һәм тормыш тагы да авырая. Тамак туйдыру өчен кечкенә малай бай күршеләренә батрак булып урнаша. Малай бик зирәк була, укырга ярата, тик авыл мәктәбенә йөрергә вакыты булмый, шуңа күрә башлангыч белемне вакытында ала алмый.Белемгә омтылышы көчле булганлыктан, Миңнегали гомере буе нәрсәгә дә булса өйрәнә. Бигрәк тә аңа чит телләр җиңел бирелә. Шәйморатов инглиз, кытай, уйгур һәм казах телләрен яхшы белгән, француз телен аңлаган һәм, мөгаен, шуңа күрәдер «Хөкүмәтнең махсус бурычлары белән ярты дөньяны йөреп чыккан».
16 яшендә Шәйморатов Уфага күчеп китә – монда эш табу җиңелрәк була. Әтисенең танышлары ярдәмендә ул «Урал» пароходына йөк төяүче матрос булып урнаша. Ул анда өч ел эшли. Гражданнар сугышы кызган чорда, Уфаны Колчак гаскәрләреннән азат иткәннән соң, Миңнегали үз теләге белән Кызыл Армия сафларына керә. Бала чактан ат яраткан кеше буларак, Блюхер отрядында атлы разведка составында сугыша, Петроград янында Юденич һәм Деникин гаскәрләренә каршы көрәшә, Польша фронтында сугыша, Ростов һәм Кырымны азат итүдә катнаша.
Махсус бер операциядән соң, Семен Буденный Шәйморатовка мактаулы революцион корал – исемле көмеш кылыч тапшыра. Бу кылыч якташыбызның соңгы көненә кадәр үзе белән була.
1925 елда Миңнегали Шәйморатовны Мәскәүгә күчерәләр, ул анда берләшкән хәрби мәктәпне җитәкли, ә аннан соң Кремльне саклау буенча полк командиры була. Биш елдан соң ул М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академиягә махсус факультетка укырга керә. Аны тәмамлагач, якташыбыз Кызыл Армиянең Разведка идарәсенең 2нче бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе итеп күчерелә, аннан соң Төркиягә хәрби атташе һәм Кытайга хәрби киңәшче итеп җибәрелә. 1938 елның гыйнварында аңа полковник званиесе бирелә. Командировкадан кайткач аңа аерым Кремль полкы тапшырыла.
1941 ел ахырында бөтен ил буенча урындагы халык арасыннан хәрби формированиеләр төзелә башлый. Башкорт кавалерия дивизиясе чын-чыннан буш урында оештырыла – бөтен округтан Дим станциясенә дивизиягә керергә теләгән кешеләр туплана. Аларның күбесе армия сафларында хезмәт итмәгән, күпләр белемсез һәм беркайчан да корал тотмаган була. Әмма нәкъ менә шушы дивизиягә бөтен Кызыл Армиядә «геройларның герое» булып танылырга насыйп була.
Әлегә Миңнегали Шәйморатов сугышчыларны шәхсән үзе сугышчан күнекмәләргә өйрәтә. 1942 елның мартына дивизиягә биш меңгә якын кеше җыела. 1942 елның 22 мартында Республика Югары Советы Президиумы рәисе Рәхим Ибраһимов 112нче кавалерия дивизиясенә Кызыл Байрак тапшыра. Байракны кабул иткәндә, Миңнегали Шәйморатов аны Берлинга кадәр алып барып җиткерергә ант бирә.
Дивизия 2 июльдә Елец шәһәреннән ерак түгел тәүге тапкыр сугышка керә. Саны буенча дивизия 6 чакрым озынлыктагы полосада ышанычлы оборона тота ала, ә аңа 12 чакрымны сакларга туры килә, 1942 елның 10 ноябрендә Шәйморатовка генерал-майор званиесе бирелә.
«Салават токымнары чигенә белми», – ди генерал Шәйморатов, үз көрәшчеләрен һөҗүмгә күтәргәндә. Башкорт атлылары аерым чәм белән сугыша, фашистлар аларга моның өчен нәфрәт белән карый. Бөек Ватан сугышы елларында Шәйморатов дивизиясе Доннан Эльбага кадәр җәмгысы 4000 чакрымнан артык юл үтә. Югары Башкомандующий боерыкларында ул, сугышларда күрсәткән аерым батырлыклары өчен, 15 тапкыр билгеләп үтелә. Дивизиянең 3860 сугышчысы орден һәм медальләр белән бүләкләнә, шуларның 78е – Советлар Союзы Герое, ә бишесе Дан орденының тулы кавалеры була. Кызыл Армиянең бер генә соединениесендә дә бу кадәр геройлар булмый.
1943 елның февралендә дивизия алдында немецларның тирән тылында урнашкан Ворошиловград шәһәренә (хәзер Украина территориясендәге Луганск) рейд ясау бурычы куела. Рейдны уңышлы үткәреп, дивизия гитлерчылар камавында кала. Шәйморатов дивизия байрагын коткарып калган төркем белән бергә чигенсә, исән дә кала алыр иде. Әмма ул соңгы көрәшне һәм үлемне үзенең төп көчләре белән бергә кабул итүне хуп күрә.
Һәлак булган командирның гәүдәсен сугыш кырыннан алып чыга алмаганнар. 1948 елга кадәр генерал хәбәрсез югалган, дип санала. Аның җәсәден эзләү өчен махсус тикшеренү үткәрергә кирәк була. Шәйморатовның гәүдәсен Луганск янындагы хәрби часть территориясендә яңадан җирлиләр.
Башкортстан властьлары Шәйморатовка 1948 елдан башлап үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исемен бирүләрен сораган. Яңа тарихта да омтылышлар булды. Мәсьәлә 2020 елның март ахырында гына хәл ителде . Һәм, ниһаять, 2020 елның 30 мартында РФ президенты указы белән немец илбасарларына каршы сугышта күрсәткән кыюлыклары һәм батырлыклары өчен генерал-майор Миңнегали Мингази улы Шәйморатовка Русия Герое исеме бирелде.