Көнүзәк
22 февраль 2024, 07:05

"Ул булганда, күңелем тыныч иде"

Айрат Рәхмәтуллин СВОда һәлак булган Михаил Каменевның гаиләсенең хәлен белгән. 

Айрат Рахматуллинның Телеграм-каналыннан.Айрат Рахматуллинның Телеграм-каналыннан.
Фото:Айрат Рахматуллинның Телеграм-каналыннан.

БРның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин  махсус хәрби операциядәүз бурычларын үтәгәндә һәлак булган медицина взводы командиры, мотоукчылар батальоны табибы Михаил Каменевның гаиләсенең хәлен белде.

Айрат Рәхмәтуллин үзенең Телеграм-каналында Михаил Каменев белән яхшы таныш булуын язган. Алар Куватов исемендәге республика клини дәваханәсендә бергә эшләгән.

“Мин неврология бүлегендә, ул – торакаль хирургиядә. Бүгенгәчә хәтердә, авыруларга бергә консультацияләр үткәрә идек, әгәр Миша дежур булса, аның тыныч узачагына ышана идем, – дип яза Айрат Рәхмәтуллин. – Луганск халык республикасына тыныч халыкка медицина ярдәме күрсәтергә юнәлтелгән беренче ирекле табиблар исемлегендә  булды ул. 2023 елның 29 августында Михаил, оборона министрлыгы белән контракт төзеп, СВОга китте. Ул бик батыр кеше иде. Хезмәттәшләрен коткарырга тырышып, Михаил үз гомерен хәвеф астына куя. Әмма, кызганычка каршы, һәлак була. Ул ахыргача һөнәри һәм гражданлык бурычларын үтәп,    үзен чын герой һәм чын табиб буларак күрсәткән. Бу батырлыгы өчен ул  үлгәннән соң Батырлык орденына лаек булды”.  

Айрат Рәхмәтуллин Михаил Каменевның тол хатыны Анна һәм аның балалары белән хәрбинең СВО зонасында төшкән соңгы фотосурәтләрен, видеоязмаларын карады.

Исегезгә төшерәбез, Михаил Каменев 30нчы гвардия аерым мотоукчылар бригадасының медицина взводы командиры булып хезмәт итте. Ул 2023 елның 5 ноябрендә Донецк Халык Республикасының Авдеевка янында яраланганнарны эвакуацияләгәндә алган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә һәлак булды. Медвзвод командиры бурычларына яраланганнарны турыдан-туры эвакуацияләү керми, ә эвакуацияне оештыру һәм беренче ярдәм күрсәтү генә керә. Михаил Каменев яраланганнар артыннан барырга карар итә, чөнки санитарлар һәм фельдшерлар җитми. Бер рейс вакытында ул  дрон һөҗүменә дучар була. Яраланганнарны ташлап китсәләр, хәрбиләр котыла алыр иде,  ләкин алар моны эшләмиләр һәм ахырга кадәр табиб һәм гражданлык бурычына тугры калалар. Алар дрон очып керә алмаган агачлар посадкасына  барып җитәргә теләгәннәр. Ләкин өлгермәгәннәр һәм барысы да үлгәннәр.

Русия Президенты Владимир Путин Указы белән Михаил Каменев батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Михаил Каменев белән хушлашу тантанасы 7 декабрьдә Уфада узды. Анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров катнашты. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас