Авдеевкада ВСУның иң көчле ныгытылган районнары штурмында катнашкан Башкортстаннан мобилизацияләнгән хәрбиләр республикага кайнар сәламнәрен җиткерә. Солдатларның кыска видеосын “Письма с фронта Башкирский полк” Телеграм-каналы бастырып чыгарган.
“Республика халкына Башкортстаннан мобилизацияләнгәннәрдән сәлам. Без азат ителгән Авдеевкада. Барыгызга да кайнар сәлам. Русия, Башкортстан, алга!” – диләр хәрбиләр.
Исегезгә төшерәбез, Донецк халык республикасында Авдеевканың азат ителүе турында якшәмбе көнне, 18 февральдә, билгеле булды. Шәһәрне тулысынча алу турында РФ Кораллы көчләренең Югары башкомандующие Владимир Путинга оборона министры Сергей Шойгу хәбәр итте. Авдеевка – “Центр” гаскәрләре группировкасы контролендә.
Чыганак: bashinform.ru