Көнүзәк
20 февраль 2024, 17:55

Яңа подразделениегә кабул итү башланган

Тизрәк дөньялар тынычлансын иде!

Башкортстанда яңа подразделение  комплектлый башлаганнар.  Теләкләре булганнар СВО зонасында яисә илнең төрле округларындагы  башка подразделениеләрдә хәрби хезмәт итүгә контракт төзи ала. Контракт буенча хәрби хезмәткә теләгән һәркем килә ала.

Моның өчен бердәм 117 номерына, 122 ситуацион үзәккә яисә “Мои документы” күп функцияле үзәкнең  якындагы офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Республиканың хәрби комиссариатында сөйләүләренчә, контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү дәвам итә. Кандидатлар саны аз түгел, кешеләр республиканың барлык район-шәһәрләреннән килә.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның хезмәт хакы аена 210 мең сумнан башлана, бер елдан артык срокка контракт төзегәндә  195 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә  торган түләү каралган. Шулай ук төбәк һәм муниципалитет тарафыннан исемле хәрби подразделениеләргә өстәмә финанс ярдәм күрсәтү  дә каралган. Ә СВОда катнашучылар гаиләләренә төрле социаль ташламалар кертелде.

 

Әйткәндәй, дәүләт хезмәткәрләренең сроклы хезмәт контрактлары хәрби хезмәт чорына туктатылачак һәм хәрби хезмәт тәмамланганнан соң яңартылачак, моңа кагылышлы  законга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды, тиешле документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган. Документ СВО мәсьәләләре буенча эшче төркем тарафыннан эшләнгән.

Закон тарафыннан дәүләт хезмәткәрләренең хәрби хезмәтне үтү чорында хезмәт контрактлары срогы туктатыла, алар гражданинның хәрби хезмәтне үтүе тәмамланганнан соң яңадан башлана. Шул ук вакытта контрактны яңарту вакытын мондый контрактның калган вакытына тиң итеп билгеләргә тәкъдим ителә. Моннан тыш, әлеге нормалар 1 елдан да кимрәк сроклы контрактларга карата кулланылмаячак.

Чыганак: bash.news / ria.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас