Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальонда хезмәт итүче “Дрон” позывнойлы хәрби Башкортстаннан килгән гуманитар конвойны каршы алган. Хәрби махсус операциядә “шәйморатовчылар”ның батырларча үз бурычларын үтәвен сөйли. Монда, әлбәттә, ныклы башкорт тылынң ярдәме зур. Бу хакта “Письма с фронта Башкирский полк” Телеграм-каналы хәбәр итә.
“Без лаеклы хезмәт итәбез. Мин бу подразделениегә эләгүем белән горурланам. Бөтен республика безнең батальон турында белә. Куйган максатларыбызга һәрвакыт ирешәбез”, – ди “Дрон”.
“Дрон” Шәйморатов исемендәге батальонда аның барлыкка килгән тәүге көннәреннән үк хезмәт итә. Чыгышы белән ул Кушнаренко районыннан. Күптән түгел авылдашлары “Дрон”га посылка җибәргәннәр, аңа һәм хезмәттәшләренә сәламәтлек, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләгәннәр.
Хәрби Кушнаренко районында яшәүчеләргә якташларына сәлам әйткән һәм даими ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен җиткергән.
Былтыр март аенда ”Дрон”, кыска вакытлы ялдан соң Уфадан волонтёрлар әзерләгән “УАЗ” машинасында алгы сызыкка юлланганда, кешеләрнең нәкъ сугыш шартларында бердәмләшә, дигән иде. Бер ел элек республикада яңа батальон һәм отрядлар формалаша башлаган иде, соңрак алар “Башкортостан” мотоукчылар полкы составына керде.
“Яңа батальоннарда хезмәт итәчәк хәрбиләргә бер-берсенә ярдәм итеп торырга киңәш итәр идем. Без һәрчак бер-беребезгә терәк булырга әзер һәм иптәшләребез ярдәм кулы сузарына ышанабыз. Ягъни монда агай-энеләр кебек туганлашырга кирәк. Нәкъ шуңа күп нәрсә бәйле. Әйе, без куелган бурычларны үтибез, максатларга ирешәбез. Әмма безнең белән янәшәдә якташларыбыз булачагы яхшы. Һичшиксез җиңәчәкбез. Дөреслек безнең якта”, – дигән “Дрон” “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 Ситуацион үзәгенә яисә (347) 218-19-19 буенча шалтыратып, яисә якындагы “Мои документы” күп функцияле үзәк офисы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.
Чыганак: bashinform.ru