“Антонов” камикадзе-дроннары СВО зонасында дошманның эре терәк пунткын юкка чыгарган. Әлеге беспилотникларны Чиләбедә җитештерә башлаганнар.
Бу дроннар 10 км биеклеккә күтәрелеп, сәгатенә 140 км тизлектә оча ала, шулай ук 3 кг.га кадәр заряд күтәрә ала. Сынаулар үткәргәндә “Антонов”лар үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәткән. Төрле максатларны юк иткәннәр: бронялы машиналар да, пикаплар да, квадроцикллар да, шулай ук беспилотниклар дошманның терәк пунктларына да һөҗүмнәр ясаганнар.
Бу очучы аппаратларны җитештерүче “Технопорт” Урал компаниясенең инженерлары (элекке хәрбиләр) дроннарны җилгән тотрыклы итеп ясаган, бу аларга начар һава шартларында очу юнәлешен югалтмаска булыша. Беспилотникларны Русия Герое Александр Антонов хөрмәтенә шулай атаганнар. Чиләбелеләрнең планнарында – аена биш йөз данәгә кадәр шундый “кошчык”ны җитештереп, СВО зонасына озату.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.