Көнүзәк
19 февраль 2024, 05:50

Безгә килсеннәр дисәк…

Сәяхәтләр һәм сәфәрләр тормышыбызның аерып алгысыз өлеше.

Безгә килсеннәр дисәк…Безгә килсеннәр дисәк…
Безгә килсеннәр дисәк…

Кешегә борын-борыннан вакыт-вакыт төрле максат белән бер урыннан икенче урынга сәфәр кылу хас. Сәяхәтләр һәм сәфәрләр тормышыбызның аерып алгысыз өлеше.  Бүгенге көчле технологияләр заманында исә сәфәр һәм сәяхәт кылулар үтә җиңелләште. Транспорт сине күз ачып йомган арада теләгән җиреңә илтеп куя. Шуңа күрә дә бүген сәфәрләр җәмгыятьнең аерып алгысыз өлешенә әверелде. Дөрес, сәфәр һәм сәяхәтләрнең төрлесе була. Ә менә танып-белү максаты белән оештырылган сәфәрләр «туризм» исеме астында дан тота. Дөньяның һәр иле туризмны үстерергә тырыша. Чөнки ул ил икътисадына үзенең саллы өлешен сала.

Туризмны Башкортстанда яхшы үсешкән дип әйтеп булмый. Әлегә ул тәпи китәргә тырышкан бала хәлендә. Бу җәһәттән соңгы елларда республика хөкүмәте аны ныклап аякка бастыру өчен җитди адымнар ясый башлады.

 Республика туристларны җәлеп итүдә матур гына уңышлар күрсәтә башлады.  Әйтик, 2023 елның 11 аенда республикага 2,1 миллион сәфәр кылынган. Бу исә 2022 ел белән чагыштырганда 19 процентка күбрәк.  Туризм тармагында түләүле хезмәтләр 14,5 млрд. сум күләмендә күрсәтелгән.  Үсеш 20,8 процент тәшкил иткән.

Башкортстан буенча турлар оештыручы туристик операторлар саны 25 процентка арткан. Маршрутлар саны 20 процентка үскән. 

Башкортстан кабатланмас табигате белән данлыклы.  Бездә куе урманнар да, иксез-чиксез дала һәм тигезлекләр дә, үтә күренмәле көмеш сулы тау елгалары да, гүзәл табигатьле зур күлләребез һәм елгаларыбыз, мәгарә һәм тыюлыкларыбыз да, ике геопаркыбыз да бар.  Ә элек-электән кешеләрне үзенә җәлеп иткән Янгантау ЮНЕСКО яклавы астына алынган.

Чынлап та, табигатебез матурлыгы белән горурлана алабыз. Ләкин туристларны җәлеп итү өчен ул гына җитми шул.Тиешле һәм мөһим уңайлыклар тудырып кына кунак чакырып була бит. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров әйтүенчә, туристларны яхшы сервислар һәм уңай тәэссоратлар белән җәлеп итәргә кирәк. Бүген русиялеләргә чит илләрнең туристик юнәлешләре ябылган мәлдә, туристларга Башкорстанны ачу буенча уникаль мөмкинлек бар. Әйткәндәй, Радий Хәбиров үзе дә гаиләсе белән республиканың матур почмакларына сәяхәт кыла. Ул бу хакта социаль челтәрләрдә  даими бүлешә.

Әйткәнебезчә, республикада туризмны үстерү буенча җитди эшләр бара. Ел саен аның яңадан-яңа юнәлешләре билгеләнә. «Башкорт озын гомерлелеге. Туризм» төбәкнең визит карточкасына әверелде дисәк, арттыру булмас. 2023 елда аңарда 20 меңнән артык кеше катнашкан. Бу 2022 елга караганда ике тапкыр күбрәк. 2022 елда бу проект үзенең географиясен киңәйткән: Беларуссия һәм Абхазиягә сәфәрләр булдырылган. Быел исә Белоруссиягә турлар 6 февральдән оештырыла башлаячак. 20 мең пенсионер Башкортстан буенча сәяхәт кылачак. Казахстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург перспективалы юнәлешләрдән санала.

Күптән түгел Радий Хәбиров җитәкчелегендәге республика делегациясе Казахстанга эш сәфәре белән барды. Кайткач, аның нәтиҗәләре турында  сөйләгәндә  Радий Хәбиров  Башкортстаннан 700 туристның Казахстанга барачагын белдерде.  Бу хакта Казахстан президенты Касыйм Жомарт Токаев белән очрашуда сөйләшү булган. «Без туристик сәяхәтләр кысаларында 700 ветераныбызга, пенсионерларыбызга квота бүлдек. «Башкорт озын гомерлелеге» кысаларында авиабилетларның бәясен компенсацияләячәкбез.  Казахстан бу туристик программага зур кызыксынуын күрсәтте», —диде төбәк җитәкчесе.

Быел республикада туризм буенча тагын да бер патриотик юнәлешкә старт бирелде.  Русия герое Максим Серафимов исемендәге хәрби-патриотик паркы  туристларны җәлеп итү ноктасына әвереләчәк.  Бу җәһәттән эшләр алып барыла.  Бүгенге көннәрдә колледжда һәм югары классларда укучылар белән очрашулар үткәрелә. Әйткәндәй,  бирегә гаиләләр белән килү өчен дә тиешле шартлар тудырылган.  Бу —зур һәм озак вакытка исәпләнгән проект. Быел республиканың 3 районында «Патриот» паркы филиалларын төзүгә тотынырга тиешләр.  «Әлеге проектны грамоталы тормышка ашырганда ул республика горурлыгы булачак уникаль үзәккә әвереләчәк» ,—ди Радий Хәбиров.

Республиканың Салават районындагы Янгантау геопаркы территориясендә «Салават җире» дип аталган тарихи-мемориаль комплекс төзелеше дә дәвам итә. Ул үзенең архитектурсы, зурлыгы һәм дизайны буенча заманча уникаль парк булачак.  Биредә Салават Юлаев тормышына багышланган бихисап кызыклы объектлар урын алачак.  Әлеге вакытларда геопарк территориясендә Русиядә тиңе булмаган табигатьнең кабатланмас һәйкәле Мәчетле геологик киселешен искә алып, зур эшләр алып барыла. Биредә соңгы 280 миллион ел эчендә җир өслегенең ничек формалашуын күрергә мөмкин.  Шулай итеп, республиканың төньяк-көнчыгыш өлешендә туристик боҗра пәйда булачак.

Башкортстанда сәнәгать туризмына да зур игътибар бүленә . Проектларның берсе — Мәләвез районының Воскресенское авылында Көньяк Уралдагы борынгы бакыр эретү заводы территориясен реконструкцияләү. Сәнәгать туризмы —  эшче һөнәрләрен популярлаштыруга, тармакка квалификацияле кадрлар килүенә, яшьләргә һөнәри юнәлеш бирүгә өлеш салу да ул.

Былтыр мәктәп туризмы программасын финанслауга акча арттырылган. Моның өчен федераль бюджеттан 196,2 млн. сум бүленгән. Бу — Мәскәү өлкәсеннән соң икенче күрсәткеч. Мәктәп туризмы проекты уңышлы башкарылган, аңарда 39,2 мең укучы катнашкан. Хәзер исә тупланган тәҗрибәне файдаланып, студентлар өчен проектлар карала.

                            Саннар

2024 елдан алып туризм өлкәсенә федераль ярдәм бердәм субсидия рәвешендә күрсәтеләчәк. Федераль чыганаклар бүлүгә Русия икътисади үсеш министрлыгының конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча Башкортстан башка төбәкләр арасында 7 урынны алган. Быел 165 миллион сумнан күбрәк бүленәчәк.

2023 елның 11 аенда Башкортстанга 2 млн. туристик сәфәр кылынган. Тармакта түләүле хезмәтләр күләме 2022 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 20,8 процентка арткан һәм ул 14,5 млрд. сум тәшкил иткән.
2023 елда туристик инфраструктураны үстерүгә 1,5 млрд сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Тармак проектларына 3,6 млрд сум инвестицияләр салынган.

"Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" милли проекты булышлыгында Уфа үзәгенең туристик коды булдырылган. Әзерләнгән концепциягә ярашлы, башкала урамнарында туристик навигация билгеләре, яңа арт-объектлар урнаштырылган, ярминкәләр һәм вакыйгалар зоналарына, туристик-мәгълүмат үзәкләренә корылмалар куелган һ.б. эшләр башкарылган. Максатларны гамәлгә ашыруга 700 млн. сум юнәлтелгән.

Шулай итеп, бу тармакта телгә алып сөйләрдәй эшләр башкарыла. Ә алда башкарыласы эшләр тагын да күбрәк әле. Иң мөһиме, эш бара һәм Башкортстанның туристлар яраткан урынга әйләнүенә зур өметләр баглана.

Фото: dimbuizary.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас