Кадерлеләрем минем, якташларым!
Шәйморатов исемендәге батальон өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә олы рәхмәтләремне җиткерәм. Шулкадәр зур күләмле ярдәмне без әле СВО башланганнан бирле алган юк иде. Безгә башка төбәкләр подразделениеләре хәрбиләре көнләшеп тә куйды хәтта. Җибәрелгән һәр нәрсә бик тә кирәк, әйберләрнең сездән, якташлардан, җибәрелүе аеруча кадерле. Мин беләм, сезнең күбегез көн саен эшкә йөргән кебек челтәрләр үрергә, шәмнәр ясарга йөри, оекбашлар бәйли. Бар да сезнең мәхәббәтегез һәм йорт былысы белән сугарылган. Минем батальоным ел ярым вакыттан артык сугышның иң киерене нокталарында хезмәт итә, без яулардан чыкмыйбыз да диярлек. Һәм без бер тапкыр да легендар Герой – генерал М.Шәйморатов – исеменә тап төшермәдек. Кызганычка каршы, югалтулар да бар, моңа йөрәгем бик әрни. Балаларга хатлар һәм открыткалар өчен рәхмәт. Андагы юллар күңелләргә үтеп керде, хәзер мин илебезнең якты киләчәге бар икәнен төгәл беләм. Республика Башлыгы Радий Фәрит улына, хөкүмәткә ярдәм иткәннәре өчен аерым рәхмәт . Мин һәм батальоным шушы ярдәмгә күңел җылысын салган һәркем алдында баш иябез.
Хөрмәт белән М.Шәйморатов исемендәге батальон командиры Евгений Токарев.
Чыганак:"Башкорт батальоны" Телеграм-каналы.