Көнүзәк
15 февраль 2024, 11:19

Тучыбай – батырлар төбәге

Утлар, сулар кичкән ветеран.  

Тучыбай –  батырлар төбәгеТучыбай –  батырлар төбәге
Тучыбай – батырлар төбәге

Утлар, сулар кичкән ветеран.

 

Күкрәген медаль-орденнар бизәгән хәрби – авылдашлары Фидарис Хәтмуллин – күпмеңләгән егетләребезнең язмышын уртаклашкан яугир, Әфган сугышы ветераны сүз алгач, барыбыз да бераз җитдиләнеп киттек.
Тучыбай урта мәктәбен тәмамлагач Фидарис Бөредә автомәктәптә һөнәр ала. 1986 елда армиягә алынгач, Ватан кая куша, шунда алдынгы сызыкта була. Төньяк Кавказда яшь солдат хәрби өйрәнү курслары үтә. “Ограниченный контингент ДРА” дигән тәгаенләнеш булгач та икеләнеп калмый. Әфган иле уртасындагы Пәрван төбәгендә 45санлы инженер-саперлар батальонында БТР йөртә. Төньяк һәм үзәк Әфганны тоташтырып торучы Саланг үткелендәге иң катлаулы шартларда хәрби бурыч үтәгән ир-егет ул сугышның, таулы якларның авыр климат шартларын да кичергән. Әмма иң авыры дусларын югалту кайгысы булган.

– Үзем дә аннан исән кайтып булырмы дип уйлаган вакытлар бар
иде. Язган булгач, сугыш михнәтләрен күрсәм дә, исән-сау кайттым. Әле дә вахта белән эшләп йөрим. Егетләр! Сез барыгыз да Ватанны саклаячаксыз. Шуңа күрә, физик яктан чыныгып үсегез, җебек булмагыз. Телефонга берегеп утырмагыз, эшләгез, спорт белән шөгыльләнегез. Без үскәндә икенче шартлар иде. Ә хәзер сезнең өчен бөтен уңайлыклар бар. Сезнең иң зур бурыч – укырга һәм укырга! Тыныч тормышта яхшы кешеләр булыгыз, зур-зур уңышлар, биеклекләр яулагыз! Сугышлар бетсен, егетләребез исән-сау кайтсыннар!

 Армиядә без украин егетләре белән бергә хезмәт иттек. “Хохлятский” полк, диләр иде, шаяртып. Ә хәзер ничек килеп туды?.. Илләр тыныч булсын! Укучылар, тагын әйтер сүзем шул: үз телебезне онытмаска кирәк. Без, татарлар, Русиядә сан буенча икенче халык, туган телне сакларга тиешбез. Илне сөю әти-әнине, туган телне сөюдән башлана!


Яугир белән очрашу турында тулырак "Өмет" гәитенең иртәгә сез кулларыгызга алыр санында.

 

 

Тучыбай –  батырлар төбәге
Тучыбай – батырлар төбәге
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас