Аяусыз сугышта да җырлар язды алар.
Бүген, 15 февральдә, «Башкортстан» дәүләт концерт залында республика Башлыгы Радий Хәбиров Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 35 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Чыгышында ул, аерым алганда, болай диде:
"Хөрмәтле иптәшләр! Кадерле ветераннар, яугир-интернационалистлар!
Без бу залда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 35 еллыгын билгеләп үтү өчен җыелдык. 1989 елның 15 февралендә безнең хәрби частьларның, техниканың соңгы колонналары, Әфганстан җирен калдырып, өйләренә кайтты.
Бүген без интернациональ бурычыбызны намус белән үтәгән сугышчыларга чын күңелдән рәхмәт сүзләре әйтәбез.
Әфган - илебез тарихында үзенчәлекле, бик катлаулы бит. Ул - сугышчыларыбызның батырлыгы символы. Авыр шартларда Ватан мәнфәгатьләрен яклап, хәрбиләр һәм халык хуҗалыгы белгечләре югары профессионализм, ныклык һәм рух көче күрсәттеләр, бу илдә тыныч тормышны җайга салырга ярдәм иттеләр.
Барлык әфган ветераннарына мөрәҗәгать итәм: сез - Бөек Ватан сугышы елларында Туган илебезне саклаган батыр бабаларыбызның лаеклы варислары. Безнең республикадан 3,5 меңнән артык сугышчы югары дәүләт бүләкләренә лаек булды. Алар арасында Русия Геройлары Рәфыйк Ихсанов, Риф Сәхәбетдинов, Анатолий Сафронов, Венер Мөхәммәтгәрәев, Фәрват Якупов.
Әфган сугышы ветераннары республика һәм ил тормышында бүген дә актив катнаша, хәрби туганлыкка тугрылык саклый. Сезнең күпләрегез яңадан Ватаныбыз чикләрен якларга карар кылды. Бүген махсус хәрби операция кысаларында алар, 35 ел элек кебек үк, батырлык күрсәтә.
Әфганстанның иҗтимагый оешмалары - ветераннарга ярдәм итүдә, яшьләр белән эшләүдә безнең беренче ярдәмчеләребез. Әфганстан ветераннары берлегенең Башкортстан оешмасының, республиканың Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый оешмалары координация советының күпкырлы эшчәнлеген билгеләп үтәм. Сез хәрби-патриотик һәм спорт клублары оештыруда катнашасыз, «Батырлык дәресләре» үткәрәсез, яугир-интернационалистларның хокукларын яклыйсыз.
Бездән рәхмәт һәм чиксез хөрмәт сүзләрен кабул итегез, кадерле яугир-интернационалистлар! Без сезнең белән горурланабыз!
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм тыныч күк телим!"
Фото: Башкортстан Башлыгы, kursksau.ru