Яшьләргә нинди үрнәк бирә алар?
"Спорт – тормыш нормасы" төбәк акциясе кысаларында һәм ГТО комплексын пропагандалау буенча Тәтешле районында төрле чаралар уза.
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел тулу уңаеннан киңкүләм оборона, спорт һәм хәрби-патриотик тәрбия эшләре буенча "Хәрби бердәмлек" Бөтенрусия оешмасының урындагы бүлекчәсе ГТО нормативларын тапшырды.
Интернационалчы хәрбиләр бу бурычларны җиңел үтәп чыкты. Яхшы физик әзерлек кенә түгел, көч, дәрт, сынмас рух ныклыгы да күрсәттеләр.
«Безнең ветераннар актив. Без ярышларда катнашырга тырышабыз. Шуның белән яшьләргә үрнәк күрсәтәбез», – ди бу оешманың район бүлеге җитәкчесе Җәмил Исламов.