Көнүзәк
15 февраль 2024, 14:07

Депутатлардан яңа тәкъдим

15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне.

Депутатлардан яңа тәкъдимДепутатлардан яңа тәкъдим
Депутатлардан яңа тәкъдим

15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне.

 

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.

Кечкенәдән иҗатта кайнап үскән егет, сугыш башланганчы ук үзен талантлы шәхес итеп таныта, күренекле шагыйрь була.

1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942), Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана.

1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

Соңгы җыр

Җир йөзе шундый киң,

Күңелле һәм якты!

Тик төрмәм караңгы,

Ишеге йозаклы!

Күктә бер кош оча

Югары, югары!

Мин ауныйм идәндә,

Кулларым богаулы.

Тышта бер гөл үсә

Яңгырга коенып;

Мин кибәм, мин сулам

Төрмәдә боегып.

Мин белзм: бик татлы

Да яшәү тойгысы!

Тик инде мин үләм,

Бу җырым — соңгысы!..

1943, август

Фото: трымава.рф

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас