Көнүзәк
15 февраль 2024, 13:54

Депутатлардан яңа тәкъдим

Бу көн тарихта истәлекле көннәр исемлегенә керерме?

Депутатлардан яңа тәкъдимДепутатлардан яңа тәкъдим
Депутатлардан яңа тәкъдим

Бу көн тарихта истәлекле көннәр исемлегенә керерме?

 

Дәүләт Думасындагы Мәгариф комитеты башлыгының беренче урынбасары Яна Лантратова Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка 24 февральдә мәктәпләрдә, махсус операция ветераннарын чакырып, махсус хәрби операция башлану еллыгына багышланган чаралар үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

«РФ Мәгариф министрлыгына махсус хәрби операция башлану еллыгына багышланган гомуммәктәп чараларын оештыру программасын әзерләргә тәкъдим ителә», - диелә хатта.

Депутат, чакырылган ветеран катнашында, махсус хәрби операция вакыйгаларына багышланган видеороликлар күрсәтергә тәкъдим итә. Чаралар «Махсус хәрби операция башланган көн» дип аталырга мөмкин – укучыларга махсус хәрби операциянең башлану тарихы, аның сәбәпләре, максат һәм бурычлары, төп вакыйгаларның барышы хакында сөйләячәкләр.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас