Көнүзәк
11 февраль 2024, 15:47

Тагын ике депутат СВОга китте

Исән-имин кайтырга насыйп булсын! 

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның матбугат хезмәтеннән.БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның матбугат хезмәтеннән.

Уфада  бүген иртән БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Алексей Локотченко һәм Ярослав Күгебаев Русиянең көнбатыш чигенә табан юл алды. Алар үз теләкләре белән махсус хәрби операциядә  катнашачаклар. Депутатлар белән бергә СВОга ярдәмчеләре дә киткән, дип хәбәр итәләр төбәк парламентында.

Махсус хәрби операция башлану белән  депутатлар фикердәшләре командасы белән Русиянең яңа төбәкләре өчен гуманитар ярдәм җыюда, ирекле подразделениеләр булдыруда актив катнашты, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә булышты. Алар берничә тапкыр Донбасска барган һәм, андагы хәлләрне үз күзләре белән күреп, аңлы рәвештә фронтка китү карарынн кабул иткән.

“Егетләребеә Ватанга хезмәт итәргә бара. Без бу кыю карарны хуплыйбыз һәм алар белән горурланабыз, — ди төбәк парламенты рәисе Константин Толкачев. –  Соңгы айларда хезмәттәшләребез „Патриот“ хәрби-патриотик паркы базасында алдан әзерлек үттеләр. Алар хәрби эш, беренче медицина ярдәме, квадрокоптерлар белән идарә итү нигезләрен өйрәнде, экипировка әзерләде. Әмма төп хәрби  әзерлек Донецкида булачак. Мөмкинлек булган саен алар белән элемтәдә торачакбыз. Без аларга ышанабыз. Аларның исән-сау кайтуларын көтәбез. Җиңү Белән!“

Парламент рәисе республиканың  төрле дәрәҗәдәге 40тан артык депутаты  СВОда катнаша,  дип белдерде.

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.  

Чыганак: bashinform.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас