Өлкән лейтенант, Уфаның 13нче санлы шәһәр клиник хастаханәсе хирургы Рөстәм Минһаҗев үзенең тырыш хезмәте белән махсус операция үткәрү зонасында 500дән артык хәрбинең гомерен саклап кала алган. СВОда катнашучы “Уфа” позывнойлы табибның батырлыгы турында Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин язып чыккан.
Максим Забелин “Уфа”ның дошманның даими уты астында калган очраклары күп булган, ди. Шуңа карамастан, ул беркайчан да үз позициясен калдырмаган һәм яраланган сугышчыларга ярдәм күрсәткән.
“Ул шәхсән үзе яу кырында яраланганнарны яшерү урыннарын оештыру һәм җиһазлау белән шөгыльләнгән. Рөстәм ракета-артиллерия уты астында калганда яраланганнарның җәрәхәтләр алу дәрәҗәсен исәпкә алып, аларга үзвакытында медицина ярдәме күрсәткән, – дип яза Максим Забелин үзенең Телеграм-каналында. – Өлкән лейтенант шулай ук урында медицина ярдәме күрсәтү мөмкин булмаган тыныч халыкны һәм хәрбиләрне санитар вертолетлар һәм автомобиль транспорты белән эвакуацияләгән. “Уфа” позывнойлы өлкән лейтенант соңгы еллардагы глобаль үзгәрешләр чорында дөньяны үзгәрткән ике вакыйга буенча РФ Президенты Владимир Путинның бүләкләү указында ике тапкыр искә алынды”.
Рөстәм Минһаҗев коронавирус пандемиясе вакытында республика хастаханәләрнең берсендә ковид-госпиталь эшен оештырды һәм күп кенә пациентларның гомерләрен саклап калды. Моның өчен табиб Лука Крымский медале белән бүләкләнде. Бүләк Рөстәм Минһаҗевны фронтта ук тапты, анда ул 2022 елның көзендә өлешчә мобилизация буенча киткән иде.
“Гаскәрләрдә ул үз полкының медицина пунктын җитәкли. „Һәлак булучыларны коткарганы өчен“ медале турында күптән түгел генә билгеле булды, Указга 2023 елда кул куелган. 2022 елның апрелендә мин Рөстәмгә югары һөнәри осталыгы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре өчен БР Башлыгының Мактау грамотасын тапшырдым. Рөстәм Радик улы ул вакытта ДНРда табиб-волонтер булып эшләп өлгергән иде. Иң мөһиме, ул тыныч тормышта яраткан эшенә – үзе эшләгән хастаханәдә лапароскопик хирургияне үстерүгә кайтырга хыяллана", – дип билгеләп үткән Максим Забелин.
Чыганак: bashinform.ru