Көнүзәк
8 февраль 2024, 11:15

Вәт баеганнар Башкортстанда

Милли лотереядә 2023 елга йомгак ясаганнар. Миллионерлар саны буенча иң яхшы 10 төбәк исемлегенә Башкортстан Республикасы да кергән.

onlinevologda.ru Вәт баеганнар Башкортстандаonlinevologda.ru Вәт баеганнар Башкортстанда
Вәт баеганнар БашкортстандаФото:onlinevologda.ru

Милли лотереядә 2023 елга йомгак ясаганнар. 12 ай эчендә аның катнашучылары 10 млрд сумнан артык акча откан, клиентларга 49 млн. билет уңыш китергән, дип хәбәр итәләр лотерея операторының матбугат хезмәтендә.

Узган ел ай саен уртача 4 миллион билет отышлы булган. Бер ел эчендә 956 лотереядә катнашучы 1 млн сумнан артык һәм аннан да күбрәк призлар алган. Иң зур призны Волгоград өлкәсендәге ханым яулаган: аның отышы 118 млн сум тәшкил иткән.

Иң күп бәхетле билетлар узган елда Мәскәүдә (1,3 млн), Мәскәү (1,2 млн) һәм Ленинград өлкәләрендә (1 млн) сатып алынган. Бишлеккә шулай ук Ростов өлкәсе (900 меңнән артык) һәм Краснодар крае (780 меңнән артык) өлкәләре кергән.

Миллионерлар саны буенча иң яхшы 10 төбәк исемлегенә Башкортстан Республикасы да кергән: бездә яшәүче 18 кеше 2023 елда лотереядә 100 млн сумнан артык акча откан.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас